Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Туган телебезне сөябез һәм саклыйбыз

Шәһәрнең 7 нче "Алтын балык" балалар бакчасында Туган тел көнен үзенчәлекле билгеләделәр. Нәниләр белән бергә ата-аналар да чара геройлары булдылар. Слесаревлар, Беловлар, Әхмәтовлар, Култаевлар гаиләләре районда дус-тату яшәүче удмурт, рус, татар, башкорт халыкларының гореф-гадәтләре белән җыр-бию, шигырь, сәхнә күренешләре, уеннар, презентация аша таныштырдылар. Темага караган викторина һәм табышмаклар чишү, милли...

Шәһәрнең 7 нче "Алтын балык" балалар бакчасында Туган тел көнен үзенчәлекле билгеләделәр. Нәниләр белән бергә ата-аналар да чара геройлары булдылар.
Слесаревлар, Беловлар, Әхмәтовлар, Култаевлар гаиләләре районда дус-тату яшәүче удмурт, рус, татар, башкорт халыкларының гореф-гадәтләре белән җыр-бию, шигырь, сәхнә күренешләре, уеннар, презентация аша таныштырдылар. Темага караган викторина һәм табышмаклар чишү, милли ашлар пешерү күренешләрен карау һәркемгә күңелле мизгелләр бүләк итте. Алып баручылар Яна Чванова, Илья Переин оста куллар әзерләгән ризыкларны авыз итәргә өстәл артына чакырдылар. Чараны татар телен өйрәтүче тәрбияче В.Нуриева һәм музыка җитәкчесе Г.Төхвәтова әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Алтын балык