Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тукай рухы безнең күңелләрдә

24 апрельдә "Юность" район мәдәният йортына нәфис сүз осталары җыелды. Татар теленең тирәнлеген, аһәңлеген, байлыгын күрсәтү теләге белән янган 65 шигырь сөюче сайлап алу турында үзләрен сынады. Мәгариф идарәсе белгече Гөлшат Вәлиева җитәкчелегендәге жюри аларның иң осталарын сайлап алды. Залдагыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов сәламләде. Бәйгедә танылган...

24 апрельдә "Юность" район мәдәният йортына нәфис сүз осталары җыелды.
Татар теленең тирәнлеген, аһәңлеген, байлыгын күрсәтү теләге белән янган 65 шигырь сөюче сайлап алу турында үзләрен сынады.
Мәгариф идарәсе белгече Гөлшат Вәлиева җитәкчелегендәге жюри аларның иң осталарын сайлап алды.
Залдагыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов сәламләде.
Бәйгедә танылган классик, заман һәм җирле шагыйрьләрнең әсәрләре яңгырады. Балалар үз иҗат җимешләрен дә тәкъдим иттеләр. Залда аларның чыгышын мөхтәрәм кунак - Бөек Ватан сугышы һәм мәгариф ветераны Хәсән ага Сәйфуллин хозур кылды.
Беренче урыннар Бәзәкә һәм шәһәрнең 4 нче мәктәпләре укучылары Диләрә Кашафетдинова, Алия Зиннәтуллинага бирелде (укытучылары Лениза Исмәгыйлова, Гөлназ Борһанова), икенчелекне Румия Рызванова (3 нче мәктәп, Энҗе Заһидуллина), Регина Антонова (7 нче мәктәп, Эльвира Колобанова), Рамил Нургалиев (Турай, Венера Миңнеханова) бүлештеләр. Анжелика Комарова (3 нче мәктәп, Алсу Ганиева), Эльвира Шиабиева (Бәзәкә, Мөхәмәтнур Сабитов) - өченче. Райнур Газизов (7 нче мәктәп) - максатка омтылучы, Ринат Сөнгатов (3 нче мәктәп) тамашачы күңелен яулаучы буларак билгеләнделәр. "Мин татарча сөйләшәм" акциясен оештыруда актив катнашучы 1 нче мәктәпнең татар теле укытучылары Гөлнара Смирнова, Эльнара Исмәгыйлова видеоматериал тәкъдим иттеләр.
Җиңүчеләр Мактау грамоталарына, бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Татар теленећ