Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Төзексезлекләр бетерелергә тиеш

Мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү дәвам итә. Мәктәпнең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе аның әзерлегенең төп җитди аспектларының берсе. Ай саен уздырыла торган мониторинг республиканың 110 мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы кимчелекләре барлыгын күрсәтте. Моңа кадәр билгеләнгән таләпләрне бозуга бәйле якынча 6 мең очрак ачыкланган, аларның 90 проценты бетерелгән. Төгәлсезлекләр 1...

Мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү дәвам итә. Мәктәпнең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе аның әзерлегенең төп җитди аспектларының берсе.
Ай саен уздырыла торган мониторинг республиканың 110 мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы кимчелекләре барлыгын күрсәтте. Моңа кадәр билгеләнгән таләпләрне бозуга бәйле якынча 6 мең очрак ачыкланган, аларның 90 проценты бетерелгән. Төгәлсезлекләр 1 сентябрьгә тиешле тәртипкә китерелергә тиеш.
Уку елы башында, 1-10 сентябрьдә, барлык белем бирү учреждениеләрендә ункөнлек уза. Аның кысаларында мәктәп укучылары һәм укытучылары белән куркынычсызлык дәресләре уздырылачак, алар барышында фаразланган гадәттән тыш хәлләрдә персоналның эш-гамәлләре кабатланыла һәм эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Мәктәпнең