Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ура! Бездә “Аҗаган”

Әгәр 8 нче бакчадан чыгарылган балалардан иң истә калган чара турында сорасаң, алар, һич икеләнүсез, "Аҗаган" уены", дип җавап бирәләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ел саен саф һавада бу азартлы уенда катнашалар. - "Аҗаган" традициягә әйләнде һәм тәрбиячеләр аңа биш ел буена тугрылыклы, - ди методист Гүзәлия Фәттахова. - Балаларга...

Әгәр 8 нче бакчадан чыгарылган балалардан иң истә калган чара турында сорасаң, алар, һич икеләнүсез, "Аҗаган" уены", дип җавап бирәләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ел саен саф һавада бу азартлы уенда катнашалар.
- "Аҗаган" традициягә әйләнде һәм тәрбиячеләр аңа биш ел буена тугрылыклы, - ди методист Гүзәлия Фәттахова.
- Балаларга уйнау ошый. Биремнәрне үтәргә нинди канәгатьләнү белән керешкәннәрен күрерсез әле.
Чыннан да, тәрбиячеләр Фәридә Нәҗипова һәм Галина Тарасова әзерләгән ярыш этапларын балалар күтәренке күңел белән башкардылар.
- Сәламәтлек телим, иптәш сугышчылар! - дип сәламли өлкән лейтенант, ата-аналар комитеты әгъзасы Евгений Әмиров уенда катнашучыларны.
"Разведчиклар" һәм "Чик сакчылары" отрядлары командирлары Эльдар Кашапов һәм Әдел Галиев аңа әзерлек турында рапорт бирәләр һәм беренче бирем - каршылыкларны үтүгә омтылалар.
Чәнечкеле тимерчыбык астыннан тиз һәм җитез шуышып үтеп, алар хәрби запас төягән йөк машинасы һәм дошман самолётына снарядлар ыргыталар. Аннан, тездән карга чумып, "мина кырын" чистарталар. Яралылар янында медицина ярдәме күрсәтүче санитарлар кайнаша.
Остазлары белән берлектә яшь сугышчылар чираттагы биремне дә уңышлы үти: алар схема-карта буенча мөһим документлар табып, хәрби штабка китерәләр.
Өлкән лейтенант Евгений Әмиров булачак Ватан сакчыларына биремнәрне уңышлы үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм татлы приз тапшырды.
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе мөдире Гөлнара Гудовская хәрби-спорт уенында актив катнашкан шәкертләренә рәхмәт әйтте, әти-әниләргә - аларны тәрбияләүдә йогынты күрсәткәннәре, Алексеевлар гаиләсенә - иганә ярдәме өчен.
Яхшы энергия һәм күтәренке кәеф алып, саф һавада йөрүдән ачыккан балалар аппетит белән пешекчеләр Фәния Әхмәтова һәм Наилә Хаҗиева әзерләгән солдат боткасын ашадылар.
- Безгә уен бик ошады. Барысы да яхшы булды, - диләр мәктәпкә әзерлек төркеменнән Карина Хәкимуллина һәм Әдел Галиев.

Лариса Кривилёва

Рәис Сәхапов фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Балалар