Яз һәм матурлык бәйрәме
"Кама таңнары" приюты коллективы һәм анда тәрбияләнүче кыз балалар язның беренче бәйрәмендә игътибар һәм хөрмәткә күмелделәр. Балалар Марина Куликова, Зәкия Әхмәдуллина, Светлана Биктимерова ярдәмендә сувенирлар әзерләгәннәр. Фотолардан төзелгән стенд коллектив хатын-кызлары өчен үзенчәлекле бүләккә әверелде. Бәйрәм концертында әниләр, тәрбиячеләр шигырь тәлгәшләре, җырлар, биюләр кабул иттеләр. Бигрәк тә "Вальс", "Әни, мин...
"Кама таңнары" приюты коллективы һәм анда тәрбияләнүче кыз балалар язның беренче бәйрәмендә игътибар һәм хөрмәткә күмелделәр.
Балалар Марина Куликова, Зәкия Әхмәдуллина, Светлана Биктимерова ярдәмендә сувенирлар әзерләгәннәр. Фотолардан төзелгән стенд коллектив хатын-кызлары өчен үзенчәлекле бүләккә әверелде.
Бәйрәм концертында әниләр, тәрбиячеләр шигырь тәлгәшләре, җырлар, биюләр кабул иттеләр. Бигрәк тә "Вальс", "Әни, мин гашыйк булдым", "Әбиләр-әбекәйләр", Диана Хуҗанова башкаруында "Гафу ит, әни" номерлары һәм педагоглар Альберт Галиев, Рамил Заһретдинов әзерләгән презентация һәркемнең күңеленә үтеп керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев