Йомгаклау аттестациясе: уйланырга урын бар
- Төп дәүләт имтиханын районның 17 мәктәбеннән 296 9 нчы сыйныф укучысы тапшырды, - диде Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов. Рус теле, физика, тарих, инглиз телен (нәтиҗә республиканыкыннан югары) укыту сыйфаты саклану фонында математика - 3,7, информатика - 3,45, география - 3, җәмгыять белеме - 3,3, әдәбият - 3,3 буенча...
- Төп дәүләт имтиханын районның 17 мәктәбеннән 296 9 нчы сыйныф укучысы тапшырды, - диде Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов.
Рус теле, физика, тарих, инглиз телен (нәтиҗә республиканыкыннан югары) укыту сыйфаты саклану фонында математика - 3,7, информатика - 3,45, география - 3, җәмгыять белеме - 3,3, әдәбият - 3,3 буенча билгеләр түбәнәйде.
Икелеләр дә булды. Кайбер фәннәр буенча аттестацияләнмәгәннәрнең иң күп санын Песәй мәктәбе бирде.
Уңышлылар исемлегендә - 1 нче гимназия, 7 нче, Яңабирде, Илнәт, Монаш, Абалач, Бәзәкә, Иске Гришкин, Турай мәктәпләре, 10 нчы колония каршындагы кичке мәктәп.
Ике укучы өлгермәгәнлек өчен мәктәптән чыгарылды.
- Алар 9 нчы сыйныфта кабат укуга калып, төп дәүләт имтиханын бер елдан соң гына бирә алалар, яки укуларын гаилә мәгарифе формасында дәвам итәләр, - дип билгеләде Сергей Артелинович.
Быел 11 нче сыйныфлардан 137 чыгарылыш БДИ тапшырды.
Имтихан үткәрү өчен 11 аудитория белән бер пункт оештырылды. Анда 24 видеокамера эшләде, онлайн-күзәтү алып барылды.
Рус теленнән биремне Турай мәктәбеннән бер укучы үти алмады. Әлеге фән буенча өлгереш - 98,58.
Рус теленнән иң югары нәтиҗәләр 1 нче мәктәп, 1 нче гимназия һәм Монаш мәктәбе чыгарылышларында. Математиканы 137 баланың өчесе тапшырмады. Уртача балл - 44,99, ТР буенча - 48,4. Ике төп имтихан нәтиҗәләре буенча өч чыгарылыш гомуми урта белем турында аттестат алмады.
Имтихан тотучыларда быел иң популяр фән җәмгыять белеме булды. Нәтиҗәдә 77 аттестацияләнүчедән 1, 2, 3 нче мәктәпләрдә укучы җиде бала тиешле баскычны үтә алмады. Песәй мәктәбе укучылары имтиханны икелегә бирделәр. 39 шәкерт 80 һәм аннан югарырак баллар җыйды. 1 нче мәктәпнең ике чыгарылышы "Укудагы югары казанышлары өчен" медальләре алды, районның 21 укучысы - уку алдынгысы аттестаты.
- Район буенча уртача БДИ баллары республиканыкыннан түбән, - дип борчылуын белдерде Сергей Данилов.
Менделеевск - химиклар шәһәре
- Ни өчен 9 һәм 11 нче сыйныфлар чыгарылышлары имтихан тапшыру өчен химияне сайламый? Киләчәктә кем шәһәр өчен мөһим ике предприятиенең ветераннарын алмаштырыр? - дип урынлы сорау бирде "Карпов ис. химзавод" ААҖ генераль директоры Дамир Шәмсин.
Район башлыгы Игорь Привалов укучыларның химия тапшыруга түбән әзерлеге дәрәҗәсен билгеләде һәм Мәгариф идарәсен ведомстводагы учреждениеләр белән берлектә химия тармагы һөнәрләренең абруен арттыру буенча эшне активлаштырырга өндәде.
- Безнең техникумда химия заводларында кадрларга ихтыяҗны исәпкә алып, укыту программасын яңадан карауны планлаштырабыз, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич.
Мәгълүмат өчен:
химияне 1 нче мәктәпнең ике 9 нчы сыйныф укучысы тапшырды, уртача балл - 31,5, уртача билге - 5, һәм 11 нче сыйныфлардан 24 чыгарылыш, берсе имтиханны тапшыра алмады, уртача балл - 58,5, ТР буенча - 62,79.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.2500
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.3000
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.2700
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10000
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.14300
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.15200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.2800
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика