“Юниор” флагын күтәрде
"Юниор" балалар лагерында беренче сменаны ачу күңелле һәм онытылмаслык булды. Балалар, шарлар болгап, тигез адымнар белән тезелүгә баралар. Менә, өч отряд та әзер. "Тормозим мы все подряд; два вожатых и отряд!" - "Тормозлар" отряды шундый ялкынлы сүзләр кычкыра. "Мы шипим и пенимся, победой не поделимся!" - дип аларга күрше отряд...
"Юниор" балалар лагерында беренче сменаны ачу күңелле һәм онытылмаслык булды.
Балалар, шарлар болгап, тигез адымнар белән тезелүгә баралар. Менә, өч отряд та әзер. "Тормозим мы все подряд; два вожатых и отряд!" - "Тормозлар" отряды шундый ялкынлы сүзләр кычкыра. "Мы шипим и пенимся, победой не поделимся!" - дип аларга күрше отряд җавап бирә. Традиция буенча, командирлар лагерь начальнигы Рүзәл Шәймөхәмәтовка рапорт тапшыра. "Юниор" лагеры әләмен күтәрү хокукы Рамил Зиннәтуллинга бирелә.
Укучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин мөрәҗәгать итте.
- Сезгә файдалы яллар телим, лагерь сезонын ачык дип белдерәм.
Балалар әйдәманнары Юлия Матвеева, Руслан Тарасов, Тимур Гобәйдуллин, Герман Смирнов һәм Юлия Захарова җитәкчелегендә җыр, спорт, дуслык һәм бию бергә үрелгән бай эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр. Тамашачыда төп рольләрне малайлар башкарган принцесса һәм өч дуңгыз баласы турында әкият онытылмас тәэсирләр калдырды.
Лиза Илюшина "Юниор"да беренче мәртәбә. Кыз әйтүенчә, лагерьда иң кызыклысы - дискотекалар.
Рәхилә һәм Илфак Мәүлиевлар уллары янына килгәннәр.
- Айнур - биюче һәм хоккейчы, өченче ел рәттән профильле сменага бара, аңа биредә ошый, - диләр алар.
- Беренче сменада 90 бала ял итә, икенче һәм өченчегә 100әр бала туплау планлаштырыла, - диде яшьләр бүлеге белгече Елена Чеботарёва.
Вәсилә Мортазина
Рәис Сәхапов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.5600
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.5200
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.6800
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.7600
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.5700
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.7900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.8500
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.7300
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр5700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11200
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10400
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.10100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика