Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • "Юниор"да алган тәэсирләр ел буена сакланыр

    5 августта шәһәр читендәге "Юниор" лагерында соңгы өченче смена тәмамланды. Бу дәвердә анда 290 бала ял итте. Алар дуслашып өлгерделәр, яңа тәэсирләргә баедылар. Өченче смена да искәрмә булмады. Һәр көн кызыклы вакыйгаларга бай иде. Балалар бик теләп "Күңелле стартлар", "Төнге кизү" һәм башка хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, төрле бәйгеләрдә осталыкларын, интеллектларын...

    5 августта шәһәр читендәге "Юниор" лагерында соңгы өченче смена тәмамланды.
    Бу дәвердә анда 290 бала ял итте. Алар дуслашып өлгерделәр, яңа тәэсирләргә баедылар. Өченче смена да искәрмә булмады. Һәр көн кызыклы вакыйгаларга бай иде. Балалар бик теләп "Күңелле стартлар", "Төнге кизү" һәм башка хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, төрле бәйгеләрдә осталыкларын, интеллектларын сынадылар.
    - Сез биредә ял итү вакытында көч тупладыгыз, дуслыкның кадерен белергә өйрөндегез, - диде смена ябылу чарасына килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов. - Уку елында да сынатмассыз, яңа үрләр яуларсыз дип ышанам.
    Шәкертләрен шулай ук лагерь начальнигы Елена Чеботарева сәламләде.
    Смена президенты Алмаз Шәйхетдинов лагерь әләмен төшергәч, импровизацияләнгән сәхнәдә концерт программасы башланды. Анда җыр-биюләргә, күңелле тамашаларга урын бирелде. Традиция буенча, чара күмәк лагерь биюе белән тәмамланды.
    Альбина Габдрахманова, Камилла Ахунҗанова, Лия Галләмова фикерләре белән бүлештеләр:
    - Без - сыйныфташлар. Ләкин ял иткәндә бер-беребезне башка яктан белдек, аеруча якынайдык. Мондагы һәр көн күңелле узды. Әйдәманнарыбыз да ягымлылар, игътибарлылар иде. "Юниор"ны сагынырбыз. Киләсе елда да биредә ял итәрбез дип ышанабыз.
    Гөлшат Гыйләҗева фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: