Җәмгыять
Аларга сатып алучылар кирәкме?
Узган ялларда саф һава суларга чыктым, берочтан кибетләрдә дә йөрергә.
Берничә сәүдә ноктасында булгач, шундый фикергә килдем - безнең сатучыларга сатып алучылар кирәк түгел, алар хезмәт күрсәтү культурасының нәрсә икәнен дә белмиләр. Тагын аларның мөнәсәбәтен ничек аңлатасың? Мәсәлән, газеталар бүлегендә яраткан журналымны сорыйм. Сатучы миңа ян-ягы белән утыра, теләмичә генә...
Узган ялларда саф һава суларга чыктым, берочтан кибетләрдә дә йөрергә.
Берничә сәүдә ноктасында булгач, шундый фикергә килдем - безнең сатучыларга сатып алучылар кирәк түгел, алар хезмәт күрсәтү культурасының нәрсә икәнен дә белмиләр. Тагын аларның мөнәсәбәтен ничек аңлатасың? Мәсәлән, газеталар бүлегендә яраткан журналымны сорыйм. Сатучы миңа ян-ягы белән утыра, теләмичә генә җавап бирә, борылып карау турында сүз дә бармый. Бүтән мин анда бармаячакмын. Алга таба чәчәкләр кибетенә кердем. Сатучы кыз бәяләрен сораганга дорфа гына җавап бирә: «Анда язылган бит!» Үземне вакыт машинасында совет сәүдәсе заманына кайткандай хис иттем: универмагта мәрмәр сыннар кебек совет җәмгыятенең элитасы - сатучылар торган заманга. Ә менә базарда бер ир-ат эшли - тыныч, игътибарлы, барлык сорауларга җавап бирә, культуралы хезмәт күрсәтә. Шундый сәүдә хезмәткәрләренә хөрмәт тә арта.
М.Сафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев