Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алданалар, кыйналалар

13-19 гыйнвар аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән ун җинаятьнең сигезе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан законсыз алкоголь продукциясен сатуны ачыклау, террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Легаль булмаган мигрант" операциясе үткәрелде. Ишегалдында калдырмаска Өй яны территориясендә калдырылган автомобильләр һәрвакыт каракларны кызыктыра. Бу юлы да 1975 елгы шәһәрленең машинасына...

13-19 гыйнвар аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән ун җинаятьнең сигезе тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан законсыз алкоголь продукциясен сатуны ачыклау, террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Легаль булмаган мигрант" операциясе үткәрелде.
Ишегалдында калдырмаска
Өй яны территориясендә калдырылган автомобильләр һәрвакыт каракларны кызыктыра. Бу юлы да 1975 елгы шәһәрленең машинасына биш мең сумлык зыян килә: угрылар, транспорт средствосының тәрәзәсен ватып, салоннан шуның кадәр суммага әйберләр үзләштерәләр.
Уяулык күрсәткән
Менделеевлы аздан гына мошенниклар корбаны булмый калган. Билгесез кеше, төнге беренче яртыда аның телефонына шалтыратып, алдау юлы белән 100 мең сум акчасын алмакчы булган.
Кыйналалар
Узган җидекөнлектә кыйнауларның - алты, үтерү белән янауның бер очрагы теркәлде. Нигездә өйдәшләр зыян күрде. Кыйнаудан бите, күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән, борыны сынган шәһәрле больницага китерелде.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 37 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең 168 очрагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары криминаль хроника