Алтын пар бию өермәсендә
Ярты гасыр буена тормыш авырлыкларын җиңеп, бергә яшәү, балалар үстерү һәм аннан артка борылып карап, бәхетле булуыңны аңлау турында күпләр хыялланадыр. Дистә еллар буена бер-береңә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен саклап калу һәркемгә дә бирелми. 26 октябрьдә алтын туйларын билгеләп үткән Валентина Ивановна һәм Владимир Иванович Трапезниковлар гаиләсе бәхетле гаилә турында...
Ярты гасыр буена тормыш авырлыкларын җиңеп, бергә яшәү, балалар үстерү һәм аннан артка борылып карап, бәхетле булуыңны аңлау турында күпләр хыялланадыр. Дистә еллар буена бер-береңә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен саклап калу һәркемгә дә бирелми. 26 октябрьдә алтын туйларын билгеләп үткән Валентина Ивановна һәм Владимир Иванович Трапезниковлар гаиләсе бәхетле гаилә турында хыялны чынбарлыкка әйләндерде.
Юбилярлар белән тантана шатлыгын коллегалары, туганнары, дуслары уртаклашты. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин котлау миссиясе белән килде. Ул район башлыгы Игорь Привалов исеменнән аларга истәлекле бүләк тапшырды.
ТР Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы бүлеге начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков, аның урынбасары Рәшид Мадъяров, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев хокук саклау органнарына 30 елдан артык гомерен багышлаган ветеранга һәм аның хатынына изге теләкләр җиткерделәр.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары рәисе Любовь Сорокина, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, "Менделеевские новости" газетасының баш мөхәррире Лариса Кривилёва Трапезниковлар гаиләсен ихлас күңелдән котлап, гаилә башлыгына актив тормыш позициясе хас булуын билгеләп үттеләр.
Владимир Иванович - ЭЭБ ветераннар советы рәисе, район ветераннар советы әгъзасы, район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе, "Бердәм Россия" партиясен хуплаучы, - дип ассызыклады җитәкчеләр.
Уллары Сергей яраткан әти-әнисенә озак елларга сәламәтлек теләде. Котлаулар тәмамланганнан соң Михаил Харитонов һәм Павел Дудаков башкаруында үтемле җырлар яңгырады.
ЗАГС бүлеге мөдире Гөлнара Гудовская Боз сараеның тантаналар залында алтын юбилярларның никахын яңарту йоласын романтик рухта башкарды. Мендельсон маршы яңгыравы, вальс әйләнү ир белән хатынга яңа өйләнешкән пар итеп хис итү, дулкынлану һәм шатлык тою мөмкинлеге бирде.
Ныклы һәм бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә дигән сорауга, Владимир Трапезников:
- Чын гаилә - ул мәхәббәт һәм хөрмәт кенә түгел, зур тырышлык, түземлек тә таләп итә. Никахны озак еллар саклап калу гаилә өчен җаваплылык тою, бер-береңне аңлау һәм ярдәм итү, якын кешеңне кимсетмәү, үз ялгышыңны танып, юл куя белү, шул вакытта бергә булуның бәхет икәнлеген аңлыйсың.
Мәхәббәт һәм тугрылык өчен хатынына роза чәчәкләре бүләк итте ул. "Ачы!" дип кычкыру астында 50 ел бергә гомер иткән пар никахларын кабат назлы үбешү белән беркеттеләр.
Лариса Миңнегалиева
Рәис Сәхапов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9900
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7500
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19700
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.12000
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12100
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19700
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14400
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика