Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Алёнушка”да капиталь ремонт

Шәһәрнең 6 нчы балалар бакчасында республика программасы буенча капиталь ремонт бара. Шушы көннәрдә редакция хезмәткәрләре объектта булып кайттылар. Учреждениедә "ТехСпецстрой" ҖЧҖнең төзелеш бригадасы шөгыльләнә. Эш барышы өчен җаваплы инженер Андрей Темников белдерүенчә, бүгенге көндә җылыту, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасы, канализация үзгәртеп корылган. Ремонт сыйфатын тикшерү максаты...

Шәһәрнең 6 нчы балалар бакчасында республика программасы буенча капиталь ремонт бара. Шушы көннәрдә редакция хезмәткәрләре объектта булып кайттылар.

Учреждениедә "ТехСпецстрой" ҖЧҖнең төзелеш бригадасы шөгыльләнә.
Эш барышы өчен җаваплы инженер Андрей Темников белдерүенчә, бүгенге көндә җылыту, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасы, канализация үзгәртеп корылган. Ремонт сыйфатын тикшерү максаты белән объектта комиссия әгъзалары белән район җитәкчесе Валерий Чершинцев та булган. Ул республика программалары буенча социаль әһәмиятле объектлар төзү һәм ремонтлауны контрольдә тотачагын белдерде.
Ун кешедән торган бригада, һава торышына карамый, фасад яңарту белән шөгыльләнә. Төзүчеләр Германиядә әзерләнгән махсус киемнәрдән заманча җиһазлар кулланып, куелган планны тормышка ашыруда тырышлык күрсәтәләр. Бу төр хезмәт этабы белән безне дә якыннан таныштырдылар. Эшчеләр сөйләвенчә, биш "баскычтан" торган гамәл тимер асмалар монтажлау белән башлана, аннан фасадка утка бирешми торган базальтлы җылыткыч беркетелә. Өченче баскыч - су үткәрми торган материал белән изоляцияләү. Тимер каркасларны монтажлагач, плиткалар белән төрүгә чират җитә. Бу эшләрне барлыгы биш кеше башкара. Түбә яңартуда шулай ук биш белгеч тырыша. Киләчәктә тәрәзәләр дә алыштырылачак.
- Нәниләргә һәм учреждениедә хезмәт куючыларга яңартылган бинада тагын да уңайлы шартлар тудырылачак. Тырышып эшләргә генә кала, - ди мөдир Фәйрүзә Сәгъдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары капремонт 2014