Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • “Аммоний” – ул кертемнәр һәм яңа эш урыннары

    Район башлыгының хезмәт коллективлары белән очрашуы дәвам итә. Пәнҗешәмбе көнне Игорь Привалов "Менделеевсказот" ҖЧҖ һәм "Аммоний" ААҖ хезмәткәрләре белән очрашуга район муниципалитетының вазифаи шәхесләре һәм урынбасарлары командасы белән килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Әхмәдиева 2013 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары, гамәлгә ашырылучы федераль һәм 27 республика программасы кысаларында башкарылган...

    Район башлыгының хезмәт коллективлары белән очрашуы дәвам итә. Пәнҗешәмбе көнне Игорь Привалов "Менделеевсказот" ҖЧҖ һәм "Аммоний" ААҖ хезмәткәрләре белән очрашуга район муниципалитетының вазифаи шәхесләре һәм урынбасарлары командасы белән килде.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Әхмәдиева 2013 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары, гамәлгә ашырылучы федераль һәм 27 республика программасы кысаларында башкарылган эшләр күләме белән таныштырды.
    Район башлыгы Игорь Привалов үсеш перспективаларына тукталды.
    - Агымдагы елда халык яшәеше дәрәҗәсен яхшырту буенча эшне дәвам итәчәкбез. Бу максатны күздә тотып, без барлык дәүләт программалары һәм проектларында актив катнашырга ниятлибез. Әгәр узган елда үзләштерелгән средстволар ярты миллионга якын булса, 2014 елда ярты миллиард сумга җиткерергә планлаштырабыз, - диде Игорь Анатольевич.
    Аннан район башлыгы заводлыларның торак йортларны ремонтлау, балалар ишегалды мәйданчыклары төзү, урамнарны яктырту, тротуарларны чистарту, хуҗасыз этләрне аулау һәм башка темаларга караган сорауларына җавап бирде.
    Очрашуда "Межрегионгаз Казан" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков, аның ярдәмчесе Рөстәм Гафаров, "Меделеевсказот" ҖЧҖ һәм "Аммоний" ААҖ җитәкчеләре Фирдис Абдрахманов һәм Сергей Шевченко катнаштылар.
    "Аммоний" предприятиесендә кадрлар әзерләү буенча Ринат Ханбиковның тәкъдиме очрашуның лейтмотивы булды.
    - Бүгенге көндә дөнья актив үсеш ала, "азотлылар" базарында хәл кискен үзгәрә, яңа технологияләр кертелә. Җитештерү ветераннарына лаеклы алмаш булсыннар өчен, яшьләрне мәктәп эскәмиясеннән химия белән бәйле һөнәрләрне үзләштерүгә әзерләргә кирәк. Алдагы еллар бушка узмады: күп эш башкарылды, ләкин болар гына җитәрлек түгел. Заводны куллануга тапшырганнан соң, район бюджеты арту ягына үзгәрәчәк. Без кешеләрнең яшәеш сыйфатын яхшыртырга тиеш. Зур проблемалар тумасын өчен, аларны һәр көнне хәл итәргә кирәк.
    Лариса Миңнегалиева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: