Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Архив хезмәтләре

    2013 елда Менделеевск районы архивының халыкка һәм оешмаларга хезмәт күрсәтү кагыйдәләре (административ регламент) расланды. Алар - архив документларының күчермәсеннән өземтәләр, белешмәләр бирү, кулланучыларга уку залында эшләү өчен архив документларын бирү, канцелярия эшләрен алып баруны оештыру буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү, архив документларының саклану урынын күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация бирү....

    2013 елда Менделеевск районы архивының халыкка һәм оешмаларга хезмәт күрсәтү кагыйдәләре (административ регламент) расланды.
    Алар - архив документларының күчермәсеннән өземтәләр, белешмәләр бирү, кулланучыларга уку залында эшләү өчен архив документларын бирү, канцелярия эшләрен алып баруны оештыру буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү, архив документларының саклану урынын күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация бирү. Регламентлар белән Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында танышырга була.
    Архив кешеләр һәм оешмалардан запрос кабул итә, архив документлары нигезендә белешмә, өземтә һәм күчермәләр бирә. Башкарылган запрослар саны елдан-ел үсә. 2012 ел иң катлаулысы булды - 1725 запрос үтәлде (2005 елда - 258 запрос). Бу хәл республиканың барлык район архивлары өчен характерлы. Социаль-хокукый характердагы запрослар (стаж, хезмәт хакы турында) вакытында үтәлә. Әгәр запрос бирүче якын көннәрдә пенсиягә чыга икән, аңа кирәкле белешмә, кайчан мөрәҗәгать итүенә карамастан, беренче чиратта әзерләнә. Регламент буенча 10 көн бирелүгә дә карамастан, торак һәм җир бүлеп бирү турында карарның күчермәсе запрос килгән көнне үк үтәлә. 2013 елның 1 апреленнән Интернет челтәре аша үзара хезмәттәшлек итү турында архив һәм Пенсия фонды идарәсе арасында килешү гамәлгә керде. Бу пенсиягә чыгучы кешеләрне җәлеп итмичә Пенсия фондыннан архивка запрос тапшыру процессын җиңеләйтү мөмкинлеге бирә. Идарә запрос бирә, архив белешмәсе Пенсия фонды идарәсенә турыдан-туры җибәрелә.
    Милек запросларын үтәгәндә - торак һәм җир бүлеп бирү буенча, архив Теркәү палатасы, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән үзара хезмәттәшлектә эшли.
    Россия һәм Татарстан архивлары сайтлары аша шәхси состав буенча архив һәм документларның саклану урыны буенча оешмалар һәм кешеләргә консультация бирелә.
    Район архивы безгә даими саклауга документларын тапшырган оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшли. Бу муниципаль архив туплау чыганаклары: район Советы һәм башкарма комитетлар, шәһәр һәм авыл җирлекләре, прокуратура, суд, казначылыклар, авыл хуҗалыгы идарәсе, үзәк район больницасы.
    2012 елда архивның уку залында Казан федераль университетының Алабуга филиалы 5 нче курс студентлары районның мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау тарихы буенча диплом эшләре язу өчен документлар белән эшләде. Соңгы ике елда архив район һәм шәһәр тарихы турында китап язу өчен документлар эшләү буенча эш алып барды.
    Район архивының төп социаль бурычы - Менделеевск районы документлары мирасын саклау һәм файдалану.
    Наталья Харитонова, архив бүлеге начальнигы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: