Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автомобиль трассасы “сугыш кырына” тиң

Юл кагыйдәләрен бозучыларга карата җәза чаралары катгыйланса да, аварияләр саны кимеми. Тизлек режимын арттыру, җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, каршы полосага чыгу - үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләре статистикасында бу өч сәбәп төп урынны алып тора. Безнең очракта нәкъ менә соңгысы ике кешенең гомере өзелүгә китерә. Эш буенча еш кына Әгерҗегә йөрүче һәм...

Юл кагыйдәләрен бозучыларга карата җәза чаралары катгыйланса да, аварияләр саны кимеми.
Тизлек режимын арттыру, җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, каршы полосага чыгу - үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләре статистикасында бу өч сәбәп төп урынны алып тора. Безнең очракта нәкъ менә соңгысы ике кешенең гомере өзелүгә китерә.
Эш буенча еш кына Әгерҗегә йөрүче һәм Чаллы-Әгерҗе юлын биш бармагы кебек белүче Сәлим шундый фаҗигага тарырмын дип уйламады да. Берничә көн гаиләсеннән аерылып торган ир хатыны, кечкенә кызчыгы белән очрашуны күзаллады. Якыннарын күчтәнәчләр, бүләкләр белән сөендерәсе килде. Кызы сораган йомшак уенчык - ак аюга карап: "Бер сәгатьтән кайтып җитәбез", диде. - Юлның бу участогында иртәнге якта транспорт аеруча күп. Тизлекне дә арттырып булмый, - дип сөйләнде. Алдан ашыкмый гына барган тагылмалы КАМАЗны берничә тапкыр узып китәргә теләп тә, барып чыкмагач, күңеле бөтенләй төште. Бераздан каршы полосадан хәрәкәтләнүче машина бик еракта дип, Сәлим КАМАЗны узарга ниятләде. Соңрак бу вакыйга детектив фильм кадрларын хәтерләтте: зур тизлектә чит ил автомобиленә бәрелүе, ашыгыч ярдәм машинасы, юл буенча туктаган шофёрлар һәм кан эчендә ятучы ике кеше... Берсе - машина йөртүче - шул мизгелдә вафат була. Пассажиры хастаханәдә үлә.
Холкы белән тыныч, яхшы күңелле Сәлим ике кешенең тормышы өзелүгә сәбәпче булды, ничә гаиләгә, күпме кешегә күтәрмәслек кайгы китерде.
Суд юл кагыйдәсен бозучыга дүрт елга - ирегеннән һәм өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә дигән хөкем чыгарды.
Гүзәл Хәбибуллина, прокурор урынбасары
Фәймә Вахриева, үз корреспондентыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары суд залыннан