Азат Тимергалиев Иҗтимагый палатада Менделеевск шәһәрен тәкъдим итә
Районда Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиков катнашында "Бердәм Россия" һәм "ПолитЗавод-2014" иҗтимагый-сәяси проектларын гамәлгә ашыру буенча яшьләр форумы узды. Район башлыгы Игорь Привалов Менделеевск территориясендә Россия һәм региональ проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. - Район яшьләре - ул көчле инновацион потенциал, безнең киләчәгебез аларга бәйле, - дип ассызыклады Игорь Привалов....
Районда Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиков катнашында "Бердәм Россия" һәм "ПолитЗавод-2014" иҗтимагый-сәяси проектларын гамәлгә ашыру буенча яшьләр форумы узды.
Район башлыгы Игорь Привалов Менделеевск территориясендә Россия һәм региональ проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
- Район яшьләре - ул көчле инновацион потенциал, безнең киләчәгебез аларга бәйле, - дип ассызыклады Игорь Привалов.
- "ПолитЗавод-2014" проекты кысаларында бүген Иҗтимагый палатага яшьләрне сайлау уздырыла. Район яшьләрен тәкъдим итә торган лаеклы кандидат сайларсыз дип уйлыйм, - диелә "Сатори" клубы директоры, республиканың яшьләр Иҗтимагый палатасы әгъзасы Лилия Богатова чыгышында, ул яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләрен яктыртты.
Кандидатларның һәркайсы үз эшчәнлеге һәм программасының төп аспектлары турында сөйләде.
- Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" утырышлары уздыру, яшьләрнең һөнәри үсешен тәэмин итү, яшь гаиләләргә ярдәм чаралары оештыруны "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардиясе" штабы эшчәнлегенең мөһим юнәлешләре дип саныйм. Яшьләр көне кысаларында кварталга бер мәртәбә химиклар, педагоглар, төзүчеләр һ.б. белгечләр белән тематик кичә-очрашулар үткәрергә тәкъдим итәм, - диде Пенсия фонды юрисконсульты Марина Комарова.
Яшьләр бүлеге начальнигы урынбасары Олег Якимов хәрби-патриотик клублар белән үзара хезмәттәшлек, предприятиеләргә экскурсияләр оештыру, потенциаль эш бирүчеләр белән очрашу, яшьләрнең социаль-көнкүреш проблемаларын барлау һәм аларны хәл итү юлларын эзләүне өстенлекле бурычлар дип атады.
"ТИСБИ" идарә университеты студенты, иҗади яшьләр академиясенең техник администраторы Азат Тимергалиев район яшьләренең иҗтимагый оешмасын булдыру, "Ел лидеры" конкурсының район этабын үткәрү нияте булуын әйтте, "Кадрлар резервы" проекты тренерларын чакырып, актив яшьләр өчен "Юниор" лагеры базасында җәйге смена оештыру, предприятиеләрнең профсоюз оешмалары һ.б.лар белән элемтәне көйләү турында тәкъдим белән чыкты.
Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиков яшьләргә мөрәҗәгатендә болай дип ассызыклады:
- Тормышта үз юлыңны табу гына аз, рухи-әхлакый сыйфатларны - ихласлык, кайгыртучанлык, изгелек, ышанучанлык, дуслыкны югалтмау да әһәмияткә ия.
Яшерен тавыш бирүдән соң исәпләү комиссиясе рәисе Оксана Габделбариева нәтиҗәләрне игълан итте. Күпчелек тавыш белән ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкиле итеп Азат Тимергалиев сайланды.
- Хуплавыгыз өчен рәхмәт, ышанычыгызны акларга тырышырмын, - диде ул җавап сүзендә.
Форум партия билетлары тапшыру һәм резолюция кабул итү белән тәмамланды.
Вәсилә Мортазина
Рәис Сәхапов фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.5300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.4800
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.4500
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.6000
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.5800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.6300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.7800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.6300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10600
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.10700
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.10400
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.9700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика