Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бала – төп пассажир

Язгы каникуллар алдыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре уку учреждениеләрендә юлда куркынычсызлык буенча видеомәгълүмат файдаланып әңгәмәләр, конкурслар уздырдылар. Акция көннәрендә ДАИ һәм юл йөрү куркынычсызлыгы фонды инспекторлары кагыйдә бозучы яшь пассажирларны ачыклау максатыннан рейдлар оештырачаклар. Андыйларга "Тукта, синең тормышыңа куркыныч яный" дигән карточкалар тутырылачак. Шулай ук балаларны машинада йөртү дә аерым контрольгә...

Язгы каникуллар алдыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре уку учреждениеләрендә юлда куркынычсызлык буенча видеомәгълүмат файдаланып әңгәмәләр, конкурслар уздырдылар.
Акция көннәрендә ДАИ һәм юл йөрү куркынычсызлыгы фонды инспекторлары кагыйдә бозучы яшь пассажирларны ачыклау максатыннан рейдлар оештырачаклар. Андыйларга "Тукта, синең тормышыңа куркыныч яный" дигән карточкалар тутырылачак. Шулай ук балаларны машинада йөртү дә аерым контрольгә алыначак.
ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Тәлгат Фазлыев белдерүенчә, республикада агымдагы елның ике аенда балалар катнашында 55 авария теркәлгән, 66 бала җәрәхәт алган, бишесенең гомере өзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Дђњлђт автоинспекция