Балага ничә яшьтән кәрәзле телефон алырга кирәк?
Mendeleevskyi.ru сайты аша онлайн-сораштыру үткәреп, корреспондентларыбыз узган атнада шушы сорауга җавап эзләде, анда 40 кеше катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре шундый: 27 кеше (67,5%) бала мәктәпкә бара башлагач кына телефон кирәк дип саный. 9 респондент (22,5%) фикеренчә, бала өлкән сыйныфларда укыганда кәрәзле телефонның булуы мөһим. Ике менделеевлы (5%) телефон бала бакчага...
Mendeleevskyi.ru сайты аша онлайн-сораштыру үткәреп, корреспондентларыбыз узган атнада шушы сорауга җавап эзләде, анда 40 кеше катнашты.
Тавыш бирү нәтиҗәләре шундый: 27 кеше (67,5%) бала мәктәпкә бара башлагач кына телефон кирәк дип саный. 9 респондент (22,5%) фикеренчә, бала өлкән сыйныфларда укыганда кәрәзле телефонның булуы мөһим. Ике менделеевлы (5%) телефон бала бакчага йөри башлагач та кирәк дип раслый. Берәр респондент (2,5%) "бөтенләй кирәкми" һәм "төгәл әйтергә кыенсынам" дигән җавапны сайладылар.
Без бу турыда педагоглар, медицина хезмәткәрләре, ата-аналар фикерен белештек.
Галина Бузаджи, башлангыч сыйныф укытучысы:
- Мәктәп яшендә телефон кирәк дип уйлыйм. Мисал өчен, минем 4"а" сыйныфында 24 укучы, шуларның кайберләре посёлокта яши. Икенче сыйныфка күчеп, икенче сменада укый башлагач күпләренең телефоннары барлыкка килде. Хәзер барысының да кәрәзле телефоны бар. Баласының кайда булуын белергә теләмәгән ата-ана юктыр. Баланың мобиль телефоны булу әти-әниләрне артык борчудан арындыра, дип уйлыйм.
Геннадий Герасимович, поликлиника мөдире:
- Куркынычсызлык һәм әти-әнисе белән даими элемтәдә булу мөмкинлеген исәпләгәндә, дөрес, кәрәзле телефон кирәк. Әгәр гадәттән тыш хәлләрдә кирәкле номерларга басарга өйрәтсәң, бала өчен куркыныч кимүне тәэмин итәргә була. Әмма сәламәтлегенә куркыныч янамасын өчен, бик кечкенә яшьтә сатып алырга киңәш итмим. Шуның өстенә телефон баланың адаптация һәм аралашу сәләтен чикләргә мөмкин, аңа бәйлелек тууы бар. Балалар дөньясы хәзер еш кына компьютер, Интернет, кәрәзле телефон тирәсендә әйләнә, урамга чыгу ихтыяҗы кими. Кайбер балалар үзләренең виртуаль дөньясында үсә башлый. Үсмер төркемдә телефон - социаль статусның үзенчәлекле күрсәткече, кайвакыт балалар арасында "кемнең телефоны затлырак" дигән нигездә сәламәт булмаган ярыш башлана.
Наталья Архипова, VIII төр коррекция мәктәбе директоры урынбасары:
- Мин педагог һәм ана буларак фикеремне белдерәм: мобиль телефон бала өчен түгел, улын яки кызын контрольдә тоту мөмкинлеге булсын өчен әти-әниләргә кирәк. Кәрәзле телефон күптән инде аралашуның мөһим һәм уңайлы чарасына әйләнде. Баласы белән шалтыратышып, сөйләшкән ата-ана үзен күпкә тынычрак тоя. Ә иң мөһиме ул сезгә шалтыратып, теләгән соравын бирә, киңәш сорый, ә кайвакыт якынының тавышын ишетә ала. Чөнки алдынгы фикерле замана балалары да әти-әниләрен сагына.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!6000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13700
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11800
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13600
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11000
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10500
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12000
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13700
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика