Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Батырлык урыны – Әфганстан

15 февральдә Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Еллар узды. Әфган сугышы турында бик аз белүче яңа буын балалары үсте. Республиканың балалар китапханәсе һәм хәрби комиссариат балалар һәм үсмерләрне балалар иҗаты республика конкурсында катнашырга чакыра. Батырлык урыны - Әфганстан. Конкурсның беренче этабы - муниципаль. Эшләр...

15 февральдә Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгы билгеләп үтеләчәк.
Еллар узды. Әфган сугышы турында бик аз белүче яңа буын балалары үсте.
Республиканың балалар китапханәсе һәм хәрби комиссариат балалар һәм үсмерләрне балалар иҗаты республика конкурсында катнашырга чакыра. Батырлык урыны - Әфганстан.
Конкурсның беренче этабы - муниципаль. Эшләр 2013 елның 15 декабренә кадәр 10-12, 13-14 яшьләр номинацияләрендә кабул ителә. Һәр яшь категориясендә беренче өч урынны яулаган эшләр республиканың оештыру комитетына юллана.
Укучыларга Әфганстанда изге бурычын үтәгән туганнары турында эссе, инша, хикәяләр язу тәкъдим ителә.
Бәя бирү критерийлары: эшнең конкурс темасына тәңгәл килүе, туганнарының Әфганстанда совет гаскәрләре төркемнәре составында хезмәт итү үзенчәлеге, эшләргә рәсем, фотография, иллюстрацияләр өстәү, аны бизәү.
Интернеттан алынган эшләр конкурска кертелми. Сезне Фомин урамының 24 нче йортында урнашкан балалар китапханәсендә көтеп калабыз. Телефон 2-06-09.
Альбина Попова, балалар белән эшләү буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 15 февральдђ