Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәмлек көнендә 1350 миләш

Йөзләгән менделеевлы Халыклар бердәмлеге көнен изге эш белән билгеләде - алар агач утырту өмәсендә катнаштылар. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев инициативасы буенча, 3а микрорайонында тимер юл полотносы буйлап 700 төп миләш утыртылды. - Калган 650се авыл җирлекләренә бүленде, - диде лесничий Миңнегаян Мөхәмәтҗанов. Без аларга салкыннар тәэсир итмиме дип кызыксынабыз. -...

Йөзләгән менделеевлы Халыклар бердәмлеге көнен изге эш белән билгеләде - алар агач утырту өмәсендә катнаштылар.



Район җитәкчесе Валерий Чершинцев инициативасы буенча, 3а микрорайонында тимер юл полотносы буйлап 700 төп миләш утыртылды.
- Калган 650се авыл җирлекләренә бүленде, - диде лесничий Миңнегаян Мөхәмәтҗанов.


Без аларга салкыннар тәэсир итмиме дип кызыксынабыз.
- Яфраклы агачларны һәм куакларны утырту өчен иң кулай вакыт - көз ахырында яки иртә язда була торган аларның тынычлык чоры, - дип аңлата зур тәҗрибәле яшелләндерүче Роза Йосыпова. - Димәк, көз көне ноябрь башына кадәр утыртырга була.
Алдан әзерләнгән чокырга беренче миләшне Валерий Чершинцев күмде. Аңа 1 нче мәктәпнең икенче сыйныф укучысы Ярослав Макаров ярдәм итте.
- Хәзер бу синең агачың булачак, - диде Валерий Сергеевич яшь менделеевлыга. - Аны карап, тәрбияләп торырсың дип өметләнәм. Миләш синең белән бергә үсәчәк.
Өмәдә катнашучылар тырышып эшләделәр, үсентеләргә су сиптеләр, таяклар бәйләделәр. Яз көне аллеяны шәһәргә керүче күпергә кадәр дәвам итү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары агач утырту