Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренчел оешмаларга өстенлек

15 ноябрьдә район Советының утырышлар залында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе XX конференциясе узды. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе, региональ сәяси совет секретаре урынбасары Виктор Бударин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногуманов катнашты. Форум делегатлары рәислек итүче -...

15 ноябрьдә район Советының утырышлар залында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе XX конференциясе узды.
Анда ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе, региональ сәяси совет секретаре урынбасары Виктор Бударин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногуманов катнашты.
Форум делегатлары рәислек итүче - сәяси советның җирле бүлекчәсе секретаре вазифаларын үтәүче Әлфия Салаватуллина тәкъдиме белән көн тәртибендәге мәсьәләләрне бертавыштан кабул иттеләр, мандат, редакция һәм исәпләү комиссияләре составын расладылар һәм билгеләнгән мәсьәләләрне тикшерүгә керештеләр.
2011 елның апреленнән 2012 елның ноябренә кадәр сәяси совет һәм контроль-ревизия комиссиясе отчетларын тыңлау, сәяси советның һәм контроль-ревизия комиссиясенең яңа составын, секретарь сайлау төп мәсьәләләр исәбендә булды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча җирле сәяси совет әгъзасы Клавдия Смирнова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 15 ноябрьгә җирле бүлекчәдә 1064 партия әгъзасы исәптә тора. Партиялеләр сайлаучыларның 4,9 процентын тәшкил итә. 26 беренчел оешма эшләп килә, 12 - шәһәрдә, 14 - авыл җирлекләрендә.
"Бердәм Россия" партиясенең яшь гвардиячеләр саны - 201, тарафдарлары - 311 кеше.
Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшли. ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Ханбиков, Рафил Ногуманов, район Советы депутатлары, җирле бүлекчә секретаре халыкны кабул итә.
Агитация-пропаганда эшләре максатында "Яшь патриот" акциясе үткәрелә. Партия проектлары, шулай ук "Мәгариф", "Сәламәтлек саклау", "Уңайлы һәм уңайлыклы торак - Россия гражданнарына" һ.б. милли проектлар гамәлгә ашырыла. Төрле категорияле кешеләр белән максатчан эшләү өчен район Советы утырышында "Кайгырту" программасы һәм тарихи мирасны торгызу буенча чаралар планы расланды. Тарих һәм ТРда тарихи-мәдәни мирас елында район тарихы турында китап чыгаруга әзерлек бара.
"Бердәм Россия" партиясе йогынтысы белән төзелгән "Нептун" бассейны һәм "Айсберг" боз сарае уңышлы эшли.
Партиянең җирле бүлекчәсе эшчәнлеге "Менделеевские новости" газетасы битләрендә һәм "Менделеевск-ТВ" телеканалында даими яктыртыла.
Контроль-ревизия комиссиясенең отчет чорындагы эшчәнлеге турында рәис Татьяна Митшина сөйләде.
Ул чыгышында сәяси советның финанс эшчәнлеген тикшерү барышында закон бозулар күзәтелмәвен билгеләп үтте һәм беренчел оешмалар секретарьларын взнослар җыю буенча эшне активлаштырырга өндәде.
Мәктәп тыкрыгы буенча беренчел бүлекчәнең кабат сайланган секретаре, "Татмедиа" ААҖ филиалы "Менделеевск" МҮ директоры, "Менделеевские новости" газетасы баш мөхәррире Лариса Кривилёва, җирле сәяси совет әгъзасы, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина фикер алышуда катнаштылар.
Монай авылы җирлеге депутаты, "Триофинанскомпани" ҖЧҖ генераль директорының юридик мәсьәләләр буенча урынбасары, яшьләр аграр берләшмәсе лидеры Артем Мессеев балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренә йөрү өчен транспорт сатып алу тәкъдимен кертте.
- "Бердәм Россия" ярдәме белән төзелгән объектларга шәһәр балалары гына йөри. Без авыл балаларының да андый мөмкинлеге булуын теләр идек, - дип аңлатты ул үзенең мөрәҗәгатен.
Партиянең региональ бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән чыгыш ясаган Виктор Бударин җирле сәяси совет һәм партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова эшчәнлеген уңай бәяләде һәм беренчел оешмалар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү кирәклеген ассызыклады.
- Партиянең һәр әгъзасы йөкләмә алырга һәм беренчел оешма алдында аның үтәлеше турында отчет бирергә тиеш. Бу партиялеләрнең җаваплылыгын һәм "Бердәм Россия"нең абруен күтәрергә ярдәм итәр. Шулай ук яшьләр берләшмәсен югарырак дәрәҗәгә күтәрү кирәк, - диде Виктор Николаевич.
Мандат комиссиясе рәисе Лариса Мөхәммәтшина конференциядә әйтелгән өстәмәләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып беренче ике мәсьәлә буенча делегатлар вәкаләтләрен тану турында беркетмәне укыгач, тиешле карар кабул ителде.
Партиянең җирле бүлекчәсе секретарен сайлау буенча мәсьәлә белән сәяси совет әгъзасы, "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ директоры Дамир Шәмсин чыгыш ясады.
Дамир Рәфисович сәяси совет исеменнән шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов кандидатурасын тәкъдим итте.
Конференция делегаты, "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ юрисконсульты, Пионерская урамы буенча беренчел оешма секретаре Валентина Башарова, химия заводының профсоюз комитеты рәисе Зөфәр Сәгъдиевны секретарь итеп сайларга тәкъдим кертте.
Ике кандидат та яшерен тавыш бирү бюллетененә теркәлде. Исәпләү комиссиясе рәисе Гөлнара Павлова сайлау барышы тәртибе белән таныштырды.
секретарь һәм Сәяси совет
сайланды
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә күп тавыш җыеп Игорь Анатольевич Привалов "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре итеп сайланды.
Аннан партия Уставына кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, яшерен тавыш бирү юлы белән сәяси совет һәм контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары сайланды. Яңа сайланган секретарьдан тыш, сәяси совет составына "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ генераль директоры Дамир Шәмсин, "Менделеевсказот" заводы генераль директоры Фирдис Абдрахманов, үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёв, ТР Менделеевск нотариаль округы нотариусы Марат Зарипов, "Татмедиа" ААҖ филиалы "Менделеевск" МҮ директоры Лариса Кривилёва, Дәүләт статистикасы бүлекчәсе җитәкчесе Лариса Мөхәммәтшина, партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, Карпов исемендәге химзаводның профсоюз комитеты рәисе Зөфәр Сәгъдиев, Социаль яклау идарәсе рәисе Әлфия Салаватуллина, сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Любовь Сорокина кертелделәр. Партиянең яңа Уставы буенча сәяси совет составына беренчел оешмаларның дүрт секретаре өстәлде.
Контроль-ревизия комиссиясе составы: Карпов исемендәге химзаводның профком рәисе урынбасары Татьяна Митшина, контроль-исәпләү палатасы рәисе Рәсимә Әхмәтшина, "ТриоФинансКомпани" ҖЧҖ генераль директорының юридик мәсьәләләр буенча урынбасары, район аграр яшьләре берләшмәсе лидеры Артем Мессеев.
Аннан соң җирле контроль-ревизия комиссиясе турында Положение расланды һәм "Бердәм Россия"нең Татарстан региональ бүлекчәсе XX конференциясенә делегатлар сайланды.
Региональ конференциягә кунак итеп чакырылган И.Приваловтан һәм К.Смирновадан тыш, анда Юбилейная урамы буенча беренчел оешма секретаре, балалар китапханәсе директоры урынбасары Алевтина Попова, Абалач авылы буенча беренчел оешма секретаре, җирлек башлыгы Ландыш Шияпова катнашачаклар.
Клавдия Смирнова, җирле бүлекчә эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре белән таныштырып, максат һәм бурычларны билгеләгәннән соң, яңа сайланган секретарь Игорь Привалов партиянең актив әгъзаларын бүләкләде, билетлар тапшырды.
Сәяси совет әгъзасы, сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Любовь Ионовна Сорокина, 2 нче мәктәпнең тарих укытучысы, "Гражданин" патриотик клубы җитәкчесе Гөлүзә Җәүдәтовна Бондарева "Бердәм Россия" партиясе Региональ башкарма комитетының Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Россия һәм Татарстан гимннары астында партия конференциясе эшен тәмамлады.
сәяси советның
беренче утырышы
Шул көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советының беренче оештыру утырышы булды.
Аның барышында яшерен тавыш бирү юлы белән Клавдия Смирнова һәм Зөфәр Сәгъдиев җирле бүлекчә секретаре урынбасарлары итеп сайландылар. Сәяси совет карары буенча К.Смирнова "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсенең региональ сәяси советына башкарма комитет җитәкчесе вазифасына билгеләүгә килешү өчен тәкъдим ителәчәк, Партиянең региональ бүлеге кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Василий Логиновка Менделеевск җирле бүлекчәсе иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе вазифасына билгеләү турында үтенеч юлланачак.
Контроль-ревизия комиссиясе рәисе итеп Артем Мессеев сайланды.
Л.Кривилёва
Р.Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рђсми