Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Без бергә һәм без бәхетле

    Хезмәт ветераны Сөембикә апа Сәйфетдинова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны бу истәлекле вакыйга белән котларга район җитәкчесе килде. Иңгә-иң куеп 63 ел бергә яшәгән яраткан ире Хәсән Шиһапович шатлыкта да, кайгыда да янәшәсендә, бриллиант туйларын да билгеләгәннәр. Алар бер бөтен кебек - уйлары, максатлары, хыяллары бер үк. Яратышып...

    Хезмәт ветераны Сөембикә апа Сәйфетдинова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны бу истәлекле вакыйга белән котларга район җитәкчесе килде.
    Иңгә-иң куеп 63 ел бергә яшәгән яраткан ире Хәсән Шиһапович шатлыкта да, кайгыда да янәшәсендә, бриллиант туйларын да билгеләгәннәр. Алар бер бөтен кебек - уйлары, максатлары, хыяллары бер үк. Яратышып кавышканнар һәм, яшьлек хисләрен югалтмыйча, гомер буена саклый алганнар. Хәсән абыйның хатынына багышлаган альбомында аның язмышының истәлекле мизгелләре сурәтләнгән фотографияләр, шигъри юллар, язмалар, тарихи фактлар урын алган. Сак кына альбом битләрен ачып, ул ашыкмыйча сөйли:
    - Коръәндә шундый юллар бар: "Без һәр кешенең муенына кош бәйләдек". Димәк, кешенең тормышта ни күрәчәге алдан язылган. Әйтергә кирәк, язмышыбыз бәхетле булды. Без сугышны кичтек, исән калдык, балалар үстердек, аларга белем бирдек, оныкларыбызны күрдек, картлыкны бергә каршыладык.
    Алар өлешенә күп михнәтләр тисә дә, Сәйфуллиннар тормышка оптимизм белән карыйлар. Сөембикә апа дин әһелләре нәселеннән. Бабасы Мөхәммәд-Салих Таишев Сарман районының Зур Нөркәй авыл мулласы булган. 20 нче еллар азагында кулак дип танып, 30 нчы еллар башында Минзәлә районында чиркәү янында суд һәм тикшерүсез атып үтерәләр. Аңа 75 яшь була. Күп балалы гаилә башлыгы әтисе Мәхүбрахман Ихсановның да мал-мөлкәтен - җир участогыннан йорттагы ашау өстәле һәм урындыкларга кадәр тартып алалар.
    - Бу катлаулы еллар иде, - дип исенә ала Хәсән ага. - Теләсә кемне халык дошманы дип атый алдылар. Бүгенге көндә күп документларның сере ачылды һәм газеталарда 30 нчы елларда һәр регионга күпме кешене репрессияләргә күрсәтмә җибәрелүе турында укыдык. Мисал өчен, Татарстанга 500 кешене кулга алу һәм 1500 кешене беренче һәм икенче категорияле "халык дошманы" ясау таләбе белән кәгазь килә.
    Аннан Ватан сугышы башлана һәм яңадан якыннарны югалтулар, тылда йончыктыргыч авыр хезмәт, фронттан хәбәрләр көтү. Репрессия вакытында кулга алынмыйча исән калганнар яңа сынаулар белән очраша. Бар кешегә авыр була, ләкин халык яшәү һәм ярату хокукы өчен көрәшә. Нәкъ менә шуның өчен дә җиңү кадерле була.
    Хәсән Шиһапович һәм Сөембикә Мәхү-брахмановна сугыштан соң икесе бергә укыган Алабуга институтында очрашалар. 1950 елда өйләнешәләр һәм Хәсән абыйның туган ягына - Әгерҗе районының Балтач авылына китәләр. Алты елдан соң ике улы булган яшь гаилә Пермь өлкәсенең Кукуштан поселогына күчә. Ир белән хатын гомерләрен педагогикага багышлыйлар. Мәктәптә, балалар йортында эшлиләр һәм һәрвакыт укучыларын Ватанны саклаучылар итеп тәрбияләргә омтылалар. Алар илнең лаеклы уллары булып үсүнең мөһимлеген аңлап эшлиләр. Хезмәт еллары бер мизгеле кебек сизелми дә уза. 90 нчы елларда Сәйфуллиннар Менделеевскига күчәләр. Нәкъ менә шул чорда Хәсән абый, озак кына инстанцияләр буйлап йөргәннән соң, хатынының репрессияләнгән алты туганын реабилитацияләү турында белешмә алуга ирешә.
    Хәсән Шиһапович сугыш, тыныч тормыш, эшчәнлеге турында сөйли, сәясәт турында фикер йөртә, үзенең фикерләре, күзәтүләре белән уртаклаша. Сөембикә Мәхүбрахмановна иренең җилкәсенә башын салып һәм аның кулына тотынып, игътибар белән тыңлый. Әгәр тагын бер гомер яшәргә туры килсә, алар аны да нәкъ шулай ук "Минем Хәсәнем" һәм "Матурым минем, Сөембикәм" дип бер-берсенә дәшеп яшәрләр иде кебек.
    Гөлүзә Гыйләҗетдинова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: