Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Без вакытыннан алда олыгайдык"

Сугыш чоры балалары хатирәләрен бастыруны дәвам итәбез. Разия Шәрәфетдиновна Ганиеваның сөйләгәннәрен корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина язып алды. 1941 елның 4 июнендә миңа җиде яшь тулды, ә 22 июньдә дәһшәтле сугыш башланды. Ул елны мин мәктәпкә укырга керергә тиеш идем. Әтиемне фронтка алдылар, алар өч туган иде, берсе дә яу кырыннан кире...

Сугыш чоры балалары хатирәләрен бастыруны дәвам итәбез.
Разия Шәрәфетдиновна Ганиеваның сөйләгәннәрен корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина язып алды.
1941 елның 4 июнендә миңа җиде яшь тулды, ә 22 июньдә дәһшәтле сугыш башланды. Ул елны мин мәктәпкә укырга керергә тиеш идем. Әтиемне фронтка алдылар, алар өч туган иде, берсе дә яу кырыннан кире кайтмады, хәбәрсез югалганнар исәбендә булдылар.
Без әти-әнигә ике бала, абыем Рәис миннән дүрт яшькә өлкән иде. Без һәм тагын егерме гаилә стадионнан ерак булмаган Шакиров урамындагы баракта яшәдек. Әниебезне сирәк күрә идек, ул көннәр буена завод котельныенда эштә. Аларга махсус кием бирәләр. Хәтерлим, әнием минем өчен кечкенә аяк киеме, телогрейка һәм мамыклы ыштан ала иде. Атнага бер тапкыр коймадагы кечкенә ярык аша үтеп, мин әниләр янына цехка юынырга барам. Беренче тапкыр күмер төялгән вагонетка этүче әсирлеккә төшкән немецларны шунда күрдем. Алар минем хәтеремә озын буйлы һәм ябык булып сеңеп калды. Әнием миңа эшчеләр ашханәсеннән калган ашларны алып чыга иде.
Татар мәктәбе, хәзерге икенче мәктәп, өебездән ерак түгел. Мин дәресләргә теләп йөрдем, тырышып укыдым. Ләкин дәресләрне еш калдырырга туры килде. Яз һәм көз көне әле ниндидер кием юнәтеп булса, кыш көне өскә кияргә юк иде. Роза Кадыйровна Бикмөхәмәтованың әнисе - укытучым Сәлимә апа өебезгә килеп, минем мәктәпкә йөрмәвемнең сәбәбен сораша иде.
Өченче дәрес азагына мәктәпкә агач тактада ипи алып килгәннәрен хәтерлим. Кечкенә генә кара икмәк кисәген алу өчен һәрберебез тәнәфесне түземсезләнеп көтәбез. Мәктәп белән рәттән урнашкан кибеттә азык-төлеккә һәрвакыт чират булды. 300 грамм ипи алыр өчен мин һәр көнне чиратта тордым. Айга бер тапкыр кеше башына яртышар килограмм шикәр тиеш иде. Ничектер бер көн чиратта этешә-төртешә башладылар, мин егылдым, кемдер муеныма басты. Күтәреп аягыма бастыргач, башым бер якка асылынып тора иде. Сатучы ул вакытта мине жәлләде һәм шикәрне бер кило итеп бирде. Аны күкрәгемә кысып кочаклап, елый-елый өйгә кайттым.
Кыш көне чабата һәм телогрейка киеп бер төркем балалар белән Иске Гришкин урманына мичкә ягу өчен агач ботаклары җыярга бара идек, аларны чанага төяп ташыдык. Утын юк, өйдә салкын, иртәнгә чиләктәге су бозга әйләнә. Аш пешергәндә бәрәңгене әрчеп тормыйча, кабыгы белән сала идек. Әгәр чистартсак, кабыгын мичтә пешереп ашыйбыз. Кич белән пыскып яна торган кисәү агачларын кулга тотып утырабыз, өйне башкача яктырту чарасы булмады. Көз көне, колхоз бәрәңгесен җыйгач, калганын чүпләргә йөрдек. Кайвакыт төнлә ОРС базасына качып кереп, аннан турнепс ташый идек. Азык шалканы булса да, ул безгә тәмле тоела иде.
Күрше балаларының зур чанасына 5-6 кеше төялеп, тау башыннан шуып төшәбез. Туйганчы карда аунап, юешләнеп һәм канәгатьләнү хисе алып өйгә кайтабыз.
Иптәш кызымның әнисе күрше авылларда өйдән-өйгә йөреп, азык-төлек җыеп кайта иде. Аннан күрше балаларын чакырып, чөгендер, кишер, бәрәңге белән сыйлый. Берничә тапкыр азык җыюда мин дә катнаштым.
Сугыш азагында Бондюг малайларын Кемерово училищесына укырга алдылар, абый да китте, без әни белән икәү калдык. Сугыш беткәнне белгәч, без, балалар, өлкәннәр белән бергә шатландык. Ул еллар минем хәтеремдә аеруча уелып калды. Дәһшәтле дүрт ел михнәтләре, авырлыклары безне иртә олыгаерга мәҗбүр итте.
- Мин 14 яшемнән Камаш урман хуҗалыгында эшли башладым, - дип сөйли Разия ханым. - Гришкин урманында орлык чәчтек, аннан колхозда, Бондюгтагы нефть разведкасында, портта һәм 30 елга якын завод котельныенда хезмәт куйдым. "Хезмәт ветераны" медале, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләндем.
Шул вакыт эчендә хатын-кызларныкы булмаган берничә һөнәр үзләштердем - мич чыгаручы ярдәмчесе, йөк бушатучы, утка каршы торучы.
- Әни химзаводта эшләде, аңа алмашка мин килдем, - дип дәвам итә әңгәмәдәшебез. - Шунда химзавод отличнигы ирем Камил белән таныштым. Өйләнештек, балаларыбыз Әлфия һәм Айрат туды, алар өчен дә химзавод эш урынына әйләнде. Оныгыбыз Луиза да котельныйда эшләргә өлгерде.
Бу династия вәкилләренең гомуми стажы йөз елдан артык. Пенсиядән соң Р.Ганиева кинотеатрда хезмәт куйган.
Өйдә, чәй эчкәндә гаилә фотографияләрен саклык белән барлап, Разия ханым тормыш авырлыкларына да карамастан үзенең бәхетле икәнен таный. Аны төп байлыгы - яраткан балалары, оныклары һәм оныкчыклары ярата һәм кайгырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары сугыш чоры балалары искђ тљшерђ