Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең подвалга хәтта мәчеләр дә йөрми

Химиклар урамының 7 нче йортында яшибез. Аз гаиләлеләр тибындагы йортыбызда проблемалар җитәрлек, шуларның беренчесе - безнең фикеребезчә - подвалның антисанитар торышы. Фатирларда тәрәзәне ача алмыйбз - "Турал" кибете ягыннан подвалдан сасы ис килә, кайберәүләр хәтта "Сездә берәрсе үлдеме әллә?" дип сорыйлар. Ничектер подвалга төшеп караган идек, шундый картина күрдек -...

Химиклар урамының 7 нче йортында яшибез. Аз гаиләлеләр тибындагы йортыбызда проблемалар җитәрлек, шуларның беренчесе - безнең фикеребезчә - подвалның антисанитар торышы.
Фатирларда тәрәзәне ача алмыйбз - "Турал" кибете ягыннан подвалдан сасы ис килә, кайберәүләр хәтта "Сездә берәрсе үлдеме әллә?" дип сорыйлар. Ничектер подвалга төшеп караган идек, шундый картина күрдек - бөтен җир такта, рәшәткәләр, унитазлар белән тулган. Берничә тапкыр канализация тишелде, суы шунда тора. Озынборыннар өере, күрше хәтта күсе күргән. Подвалга мәчеләр дә йөрми. Слесарьлар торбаларны табуы кыен дип зарланалар. Аны чистартуларын сорап идарәче компаниянең элеккеге җитәкчесенә дә, хәзергесенә дә мөрәҗәгать иттек. Ләкин нәтиҗәсе һаман да юк. Әлбәттә, күп нәрсә биредә яшәүчеләргә дә бәйле. Кешеләр бу йортның беркемгә дә кирәк булмавын күрәләр, шуңа да тәртип сакламыйлар. Проблемаларның бер өлеше генә булса да хәл ителсә, яшәүчеләрдә дә чисталыкны саклау теләге туар иде.
Рауза Тастемирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Химиклар урамыныћ 7 нче йортында