Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Безнең йорт тәрәзәсеннән бераз гына җил өрә

Профсоюзная урамының 5 нче йорты өченче подъездында җәйдән бирле тәрәзә пыяласы юк. Ә икенче катта хәтта рамасы да юкка чыккан. Җәйге эссе көннәрдә рәхәт, җиләс иде. Хәзер, салкыннарда, подъездда суык, күңелсез, стенаны бәс сарган. Узган елның ноябреннән диспетчерга зарлана башладык. Алар хәбәр итүенчә, безнең гариза билгеләнү урынына - "Комфорт Успех+"...

Профсоюзная урамының 5 нче йорты өченче подъездында җәйдән бирле тәрәзә пыяласы юк.
Ә икенче катта хәтта рамасы да юкка чыккан. Җәйге эссе көннәрдә рәхәт, җиләс иде. Хәзер, салкыннарда, подъездда суык, күңелсез, стенаны бәс сарган. Узган елның ноябреннән диспетчерга зарлана башладык. Алар хәбәр итүенчә, безнең гариза билгеләнү урынына - "Комфорт Успех+" предприятиесенә тапшырылган. Атна саен диярлек оешма бусагасын таптасак та, нәтиҗәсе булмады. Билгеле әйтемдәге кебек, "Йөк һаман да шунда..." Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, безгә бу проблеманы хәл итүдә ярдәм күрсәтүегезне үтенәбез.
Йортта яшәүчеләр Венера Булатова, Валентина Филиппова, Тәскирә Сәйфетдинова, Лариса Гыйләҗетдинова һ.б.лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Профсоюзная урамы