Бондюгтан чакырылган
9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгелөп үтелә. Дан Орденының тулы кавалерлары да герой статусына ия. Шуларның берсе - Можга районының Сардан авылында туган Иван Байбородов. Бондюг хәрби комиссариатыннан фронтка алынганлыктан, аның исеме районыбыз елъязмасына тулы хокук белән язылган. Зур хәрби һәм тормыш тәҗрибәле Иван Петрович сугышка 38 яшендә алына. 16...
9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгелөп үтелә. Дан Орденының тулы кавалерлары да герой статусына ия.
Шуларның берсе - Можга районының Сардан авылында туган Иван Байбородов. Бондюг хәрби комиссариатыннан фронтка алынганлыктан, аның исеме районыбыз елъязмасына тулы хокук белән язылган.
Зур хәрби һәм тормыш тәҗрибәле Иван Петрович сугышка 38 яшендә алына. 16 яшендә үз теләге белән Кызыл Армиягә китә, Гражданнар сугышында пулемётчы була, яралана. 1929 елда Сызраньда тимер юл техникумын тәмамлый. Бондюгта тимер юл төзелешендә катнаша.
Бөек Ватан сугышында Калинин, Дон фронтларында, Донбасста сугыша, Запорожье, Днепр, Украина, Польшаны азат итүдә, Берлин операциясендә катнаша.
Гвардиянең 23 нче аерым гвардия разведка ротасы командиры өлкән сержант Байбородов 1944 елның мартында разведчиклар төркеме җитәкчесе буларак Одесса астында дошман тылына бәреп керә. Разведчиклар немец гарнизонын тарката һәм тел алып кайталар. Өч көннән соң һөҗүм итүчеләр төркеме уннан артык солдатны юк итә, өч офицерны әсирлеккә ала. 1944 елның 23 мартында Иван Петрович III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Бер елдан соң разведчикның күкрәген Польша территориясендәге хәрби хәрәкәтләр өчен икенче дәрәҗә Дан ордены бизи.
1944 елның апрелендә Байбородов төркеме дошман тылында булып, кыйммәтле мәгълүматны кулга төшерә, дошман төркемен таркатып, коралны яулап ала. Ә 1946 елның 15 маенда Иван Байбородовның I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүе турында хәбәр килә.
Сугыштан соң Иван Петрович Можгада яши, урман промышленносте хуҗалыгында директор урынбасары булып эшли. 1951 елда фронтовик фани дөньядан китә. Можга шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә.
Өлкән яшьтәгеләр бәлки Иван Байбородовны хәтерлиләрдер, истәлекләре белән бүлешә алалар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.2300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.5600
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.4200
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.4700
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.4700
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10000
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.4700
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8100
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.5600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика