Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булмаган урлау турында

26 февральдә район эчке эшләр бүлегенә Илнәт мәктәбе укучысын урларга тырышулары турында хәбәр килә. Педагоглар сөйләвенчә, курыккан 6 нчы сыйныф укучысы мәктәпкә сумкасыз килә һәм чит ил машинасы шофёрының аны көч белән автомобиленә утыртырга теләве турында хәбәр итә. Әмма ул ычкынып китә ала, сумкасы урлаучыда кала. Малайның тәэсирләнеп сөйләве шулкадәр...

26 февральдә район эчке эшләр бүлегенә Илнәт мәктәбе укучысын урларга тырышулары турында хәбәр килә.
Педагоглар сөйләвенчә, курыккан 6 нчы сыйныф укучысы мәктәпкә сумкасыз килә һәм чит ил машинасы шофёрының аны көч белән автомобиленә утыртырга теләве турында хәбәр итә. Әмма ул ычкынып китә ала, сумкасы урлаучыда кала. Малайның тәэсирләнеп сөйләве шулкадәр ышандырырлык була, беркемдә дә шик тумый. Озакламый полиция юлда укучының сумкасын таба һәм автомобильне исәпләп чыгара. Шофёр чыннан да малай янында туктавы, тар урамның уртасыннан атлавы өчен аңа кисәтү ясавы турында әйтә. Алтынчы сыйныф укучысына урлап китүнең аның фантазиясе булуын танырга гына кала. Фараз буенча, малай шундый юл белән дәрескә әзер түгеллеген яшереп калдырырга һәм яшьтәшләренең игътибарын үзенә җәлеп итәргә тели. Педагоглар билгеләп үтүенчә, вакыйга артта калган, малай мәктәпкә йөрүен дәвам итә.
Гыйнвар аенда шундый ук хәл Тихоновода була. Ул вакытта өченче сыйныфта укучы кара "Мерседес" йөртүченең аны урлап китәргә теләве турында хәбәр итә. Әмма кыю малай машина зур тизлектә хәрәкәтләнгәндә ачык тәрәзәдән сикерә. Балаларның уйлап чыгарырга һәм фантазиягә бай булуы бар кешегә билгеле, аларның кайсы гына кискен сюжетлы маҗара герое булырга теләми. Әмма балалар фантазиясенең барлык очраклары да Тикшерү идарәсе тарафыннан каралмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделеевс Гадђттђн тыш хђл