Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Чиктән ашкан күңел ачу

    Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль службага яшьләрдән, әти-әниләр, җәмәгатьчелек вәкилләреннән республикада психотрон матдәләр - азот ачыткысын таратуны кисәтү буенча чаралар күрү турында еш мөрәҗәгать итәләр. Ул яшьләр арасында "кәеф күтәрүче газ" дигән бренд белән атала һәм таратыла. Безнең корреспондентыбыз Р.Шәрәфиева Россиянең наркоконтроль буенча федераль службасының ТР буенча Алабуга районара...

    Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль службага яшьләрдән, әти-әниләр, җәмәгатьчелек вәкилләреннән республикада психотрон матдәләр - азот ачыткысын таратуны кисәтү буенча чаралар күрү турында еш мөрәҗәгать итәләр.
    Ул яшьләр арасында "кәеф күтәрүче газ" дигән бренд белән атала һәм таратыла. Безнең корреспондентыбыз Р.Шәрәфиева Россиянең наркоконтроль буенча федераль службасының ТР буенча Алабуга районара идарәсе начальнигы урынбасары полиция подполковнигы А.Мөхәммәтҗанов белән азот ачыткысының аермалы билгеләре һәм аны куллану нәтиҗәләре турында әңгәмә корды.
    - Айдар Раифович, 18 гасырда уйлап табылган һәм промышленность җитештерүендә киң кулланыла торган азот ачыткысы кинәт билгеләнеше буенча кулланмый башлады һәм наркоконтроль службасы өчен тагын бер проблемага әйләнде...
    - Азот ачыткысы (оеткысы), шул ук "кәеф күтәрүче газ", шул ук "Ибица һавасы", шул ук "бәхет шариклары" - ул 20 нче химик формула белән тоташтыру. Төссез" янмый торган баллысыман исле һәм тәмле, һавадан авыр булган газ.
    Бу матдәне 1772-1774 елларда Англия физигы, философ һәм протестант дин әһеле Джозеф Пристли уйлап чыгарган.
    Азот ачыткысы, чынлап та промышленность җитештерүе һәм автотранспорт өлкәсендә киң кулланыла. Азык-төлек промышленностендә Е-942 кушылмасы аэрозольле төргәкләрдә азык-төлек җитештерүдә пропеллент итеп кулланыла. Азот ачыткысын кулланганда салкыннан җәрәхәтләнү мөмкинлеге бар, чөнки ул кислород белән кушылганда минус 20 градуска кадәр суына.
    - Бу агулы матдәне кулланганнан соң барлыкка килә торган беренче билгеләр?
    - Агулы матдәне кулланганнан соң кан басымының кинәт үзгәрүе күзәтелә, бу гадәти хәл түгел, аннан зыянлы да, шулай ук күңел болгану, косасы килү, баш әйләнү булырга мөмкин. Җиңелчә сәрхүшлек биш минуттан үтә, аның билгеләре озак саклана. "Кәефне күтәрүче газны" кыска вакыт кына кулланганда - кеше үзенең тәртибен контрольдә тота алмый, сәбәпсез тыела алмыйча көлә, башы әйләнә, һәм еш авырта, хушсызлана һәм аңын югалта. Озак вакыт куллану амнезиягә, китерә эмоциональ тотрыксызлык, уйлану процессы бозыла, сулау һәм иснәү начарлана, авып-түнеп йөри, сөйләме аңлаешсыз, баш мие акрынлап атрофияләнә.
    - Айдар Раифович, Россиянең баш дәүләт санитария табибы Г.Онищенко хәбәр иткәнчә, бу сәламәт булмаган кәеф күтәрүне үзендә кулланган кешедә берничә төр авыру барлыкка килергә мөмкин икән.
    - Чыннан да, аның сүзләренчә, "Кәеф күтәрүче газ" куллану баш мие һәм нерв системасына кире кайтарып булмаслык йогынты ясый. Концентрациясе зур булмаганда да ул уйлау сәләтен боза, мускуллар эшчәнлеген начарлата, ишетү һәм күрүне кыенлаштыра. Азотның чиста ачыткысын иснәү гиперкапния - организмнан углекислый газ чыгаруны боза. Ул ачыткы үпкәдән кислородны тиз арада кысып чыгара, канның кислородка баюын туктата. Кешенең сулыш алуы кыенлаша, үлемгә китерергә мөмкин.
    - Азот ачыткысын куллануны куркынычсыз дип санаган кешене нинди нәтиҗә көтә?
    - Азот ачыткысы организмдагы күп процессларга йогынты ясый. Уйланмаган адымга китергән нәтиҗәләр - акылга таманлык, баш һәм арка мие зарарлану, үсемлеккә - бәйле һәм перспективасыз затка әйләндерә. Шулай ук үпкә ялкынсыну, сүрән паралич (тәннең кайсыдыр өлеше хәрәкәтләнми), күрү һәм ишетү начарлана, гипоксия нәтиҗәсендә тән тукымалары һәм күзәнәкләре агулана, үлә. Бу исемлекне дәвам итәргә була, әмма без аңлашыла торган иң төп билгеләрне генә санап үттек.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: