Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чоловскийда – яңа юл

Чоловский урамында авыр техника гөрелдесе тынып тормый. Юл полотносы күз алдында яңа асфальт белән каплана. "Татнефтедор" ҖЧҖ Алабуга идарәсе мастеры Александр Федоров сүзләренчә, участокта 12 кешедән торган бригада эшли, өч "КамАЗ", тигезләү техникасы җәлеп ителгән. Яңа япма базардан Боз сараена кадәр ятачак. - Бу юлга күптән ремонт таләп ителә иде,...

Чоловский урамында авыр техника гөрелдесе тынып тормый. Юл полотносы күз алдында яңа асфальт белән каплана.
"Татнефтедор" ҖЧҖ Алабуга идарәсе мастеры Александр Федоров сүзләренчә, участокта 12 кешедән торган бригада эшли, өч "КамАЗ", тигезләү техникасы җәлеп ителгән. Яңа япма базардан Боз сараена кадәр ятачак.
- Бу юлга күптән ремонт таләп ителә иде, - ди машина йөртүче Андрей Никитин. - Чокырларны ремонтлау гына проблеманы хәл итә алмады. Машина кызганыч, бу - хәрәкәт җанлы булган трасса.
Автосөючеләрнең күпсанлы армиясен яңа юл сөендерә. Ә җәяүлеләр җылылык трассасын алыштыру нәтиҗәсендә сукмаклар югалуга борчыла. "Алар торгызылачакмы һәм элеккеге кыяфәткә китерәләчәкме?" - газета укучылар бу сорау белән редакциягә еш мөрәҗәгать итәләр.
"Татнефтедор" белгечләре билгеләгәнчә, аларның эш фронты киң. Тын Тау юнәлешендә юл асфальтланган, Интернационалистлар бульварында элек башланган эшләрне тәмамлау планлаштырыла.

Ольга Смолькова

Автор фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Чоловский урамында