Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыгу юлы бер: ОДН проблемасын гомуми көч белән хәл итү

Һәр эшлекле киңәшмәдә гомумйорт ихтыяҗларына исәпләүләр динамикасы тикшерелә. Югары ОДН проблемасы соңгы вакытта иң актуальгә һәм дулкынландыргычка әверелде. Менделеевлыларның күпчелеге сорый: ОДН кайдан алына? Бу һәм башка сорауларга район башлыгы Игорь Приваловның җавап бирүен үтендек. - Игорь Анатольевич, әйтегез әле, ОДН проблемасы нилектән барлыкка килде? - 2012 елның беренче сентябреннән...

Һәр эшлекле киңәшмәдә гомумйорт ихтыяҗларына исәпләүләр динамикасы тикшерелә. Югары ОДН проблемасы соңгы вакытта иң актуальгә һәм дулкынландыргычка әверелде. Менделеевлыларның күпчелеге сорый: ОДН кайдан алына?
Бу һәм башка сорауларга район башлыгы Игорь Приваловның җавап бирүен үтендек.
- Игорь Анатольевич, әйтегез әле, ОДН проблемасы нилектән барлыкка килде?
- 2012 елның беренче сентябреннән коммуналь түләүләрне исәпләүнең яңа системасы гамәлгә керде. РФ Хөкүмәтенең "Күпфатирлы һәм торак йортларда биналардан кулланучыларга һәм милекчеләргә коммуналь хезмәтләр тәкъдим итү турында" 354 нче карары нигезендә яңа графа - гомумйорт ихтыяҗлары барлыкка килде. Алар йортның фатир өлеше булмаган урыннарында чыгымнарны үз эченә ала. ОДНга чыгым күпфатирлы йорттагы һәр фатирга пропорциональ исәпләнә.
- Салкын суга ОДН чыгымына сүз барганда, бу аңлашыла, ә кайнар суга ОДН кайдан алына?
- Бу бинаны җыештыру, су югалтулары, яшәүчеләрнең берәрсе фатирларында нәрсәдер алыштырганда су чыгымнары булырга мөмкин.
- Коммуналчылар ОДН чыгымнарына урамдагы һәм башка аварияләрне дә кертмиләрме?
- Аварияләрне бетерүгә, ремонт эшләренә барлык чыгымнарны эксплуатация оешмалары капларга тиеш. Подвалда торбалар һәм задвижкалар су үткәрә икән - бу аларның гаебе. Йортларда яшәүчеләр кемнеңдер битарафлыгы аркасында зыян күрергә тиеш түгел. Мондый фактларга йорт буенча җаваплылар катнашында акт төзелергә тиеш.
- ОДНга түләүне киметү өчен нинди чаралар күрелә?
- Торак закончалыгын бозучы яшәүчеләрне ачыклау максатында ОДН күрсәткечләре иң югары булган күпфатирлы йортлар фатирларына тикшерүләр үткәрелә. Алар барышында санкцияләнмәган тоташу, магнитлар куллану, төзек булмаган счетчиклардан файдалану фактлары ачыклана. Кайберәүләр исәп приборлары күрсәткечләрен киметеп язалар. Ресурслардан куллануның дөрес булмаган мәгълүматлары ОДН күрсәткечләрендә чагылыш таба.
ОДНны түбәнәйтү эшендә гомумйорт һәм шәхси исәп приборлары күрсәткечләрен бер көнне алу да сизелерлек роль уйный. Ләкин биредә дә җәмәгатьчелек - йорт комитетлары рәисләре, подъездлар буенча җаваплылар, гомуми эшкә битараф булмаган гражданнар тарафыннан ярдәм кирәк. "Нульле" прописка белән фатирлар бар, ә аларда 4-6шар кеше яши. Закон бозган гражданнарга күрсәтмәләр бирелә, су һәм су агызу чыгымнарына кабат исәпләүләр үткәрелә.
- Шәһәрдә ОДН булмаган, яки күрсәткечләре түбән үрнәк йортлар бармы?
- Әйе, бар. Мәсәлән, Советская урамының 22 һәм 8 нче йортлары, йорт комитеты рәисләре - Рияз Хәлиуллин һәм Люция Смирнова, Ушковлар, 1 һәм 7 - Артур Тайматов һәм Фәймә Мифтахова, Дружба, 10 - Раниев Ганиев, Химиков, 3 һәм 4 - Римма Тарасова һәм Евгения Марфина, Бурмистрова, 7 - Альберт Анисян, Пионерская, 4 - Люция Шакирова. Йорт комитетлары рәисләре Надежда Ярославцева - Чоловский, 12, Сергей Зиновьев - Мәктәп тыкрыгы, 1, Нина Черемных - Тукая, 4, Лариса Аникина - Тукая, 6, Елена Степанова - Гунина, 23, Лариса Пермякова - Менделеева, 2, Петр Фёдоров - Октябрьская, 6, Азат Әхмәзетдинов һәм Нина Романова - Советская, 18 һәм 24 актив тормыш позициясе күрсәтәләр.
Аларга тормыш өчен мөһим проблемаларны хәл итүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәт. Мин барлык кешеләрне дә ОДН проблемасын чишүгә көчләрне мобильләштерергә чакырам. Бергәләп кенә хәлне уңай чишә алачакбыз.
- Без Бердәм диспетчерлык службасы төзү турында ишеттек. Ул нәрсә белән шөгыльләнәчәк?
- Күпфатирлы йортларны дистанцион счетчикларга күчерергә исәплибез. Торак йортлардагы фатирлар күрсәткечләрне диспетчерлык пунктына импульслы тапшыручы исәп приборлары белән җиһазланачак. Бу система ресурсларны исәпкә алганда кеше факторын һәм төгәлсезлекләрне булдырмаска ярдәм итәчәк. Күрсәткечләр бер үк вакытта гомумйорт һәм фатирлардагы приборлардан алына. Система шулай ук законсыз тоташуны ачыклау мөмкинлеге дә бирә.
Йортларда яшәүчеләр бер-берләренә карата намуслы булсыннар иде. Төгәл булмаган күрсәткечләр тапшырып, алар күршеләрен алдыйлар. Моннан тыш, Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелүче барлык йортларга импульслы приборларны мәҗбүри кую турында карар кабул ителде. Димәк, магнитлар һәм тузансуырткычлар белән хәйләләүләр туктатылачак.
- Хөкүмәт торак милекчеләре ширкәтен - ТСЖ булдыруга этәрә. Бу эшне нәрсәдән башларга?
- Күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча ТСЖ формасы популярлаша бара. Фатирга түләү акчаларының кайда киткәнлеген белү өчен, яшәүчеләр средстволардан мөстәкыйль файдалану турында карар кабул итәләр һәм торак милекчеләре ширкәтен төзиләр.
Мин йорт комитетлары рәисләрен күп тапкырлар мондый гамәлләргә өндәдем. Әлегә үзара аңлашуга килә алмадык. Әлбәттә, энергия белән эшкә тотынып, проблемаларны мөстәкыйль хәл итүгә караганда, тормышка зарлану һәм тиешле коммуналь хезмәтләр күрсәтмәүчеләрне әрләү җиңелрәк.
Җирле власть диалог өчен һәрвакыт ачык, проблемаларны хәл итүдә булышырга әзер. Сораулар белән теләсә кайсы вакытта кайнар линия телефоннарына мөрәҗәгать итәргә була.
- Игорь Анатольевич, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Менделеевлылар иминлеге хакына эшегездә уңышлар юлдаш булсын.
Әңгәмәдәш - Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль ђћгђмђ