Дмитрий Менделеевның 180 еллыгына
8 февральдә Дмитрий Иванович Менделеевның тууына 180 ел булды. Бу истәлекле дата уңаеннан укучыларга бөек галимнең биографиясеннән аерым фактлар тәкъдим итәбез. Унҗиденче бала Дмитрий Менделеев 1834 елның 8 февралендә туа. Ул гаиләдә соңгы - унҗиденче бала була. 13 яшендә - әтисез, ә студент елларында әнисез кала. Укытучы Дмитрий Менделеев Санкт-Петербургның...
8 февральдә Дмитрий Иванович Менделеевның тууына 180 ел булды. Бу истәлекле дата уңаеннан укучыларга бөек галимнең биографиясеннән аерым фактлар тәкъдим итәбез.
Унҗиденче бала
Дмитрий Менделеев 1834 елның 8 февралендә туа. Ул гаиләдә соңгы - унҗиденче бала була. 13 яшендә - әтисез, ә студент елларында әнисез кала.
Укытучы
Дмитрий Менделеев Санкт-Петербургның Баш педагогия институтын тәмамлаган. Педагогик карьерасының башлангычында математика, физика, табигать фәннәрен укыта.
Булмаган төш турында
Имеш, бер көнне Менделеев төшендә химик элементларның периодик таблицасын күргән, аннан соң аны уйлап чыгарган дигән фикер йөри. Әмма галим бу легенданы кире кага һәм болай ди: "Мин аның өстендә, бәлки, егерме ел утырганмындыр, ә сез кинәт кенә... һәм барысы да әзер, дип уйлыйсыз".
Менделеев Бондюгта
Бөек рус химигы берникадәр вакыт Ушковларның химия заводында булган, 1893 елда төтенсез күкерт җитештерү технологиясе өстендә эшләгән.
Аэростатта очулар
Дмитрий Менделеев шулай ук очу аппаратлары конструкциясе өстендә дә эшләгән, аэростат һәм һава шарында очкан. Корабль төзелешенә һәм Арктик диңгездә йөзүне үзләштерүгә игътибар биргән.
Чемодан ясау остасы
Бөек галим фәнни эш белән генә шөгыльләнмәгән. Буш вакытларында ул бик теләп чемоданнар ясаган. 1895 елда күзе сукырайганнан соң да, капшанып чемоданнар ябыштыруын дәвам иткән.
Фән белән генә түгел
Менделеев ике мәртәбә өйләнгән. Беренче хатынын үзеннән күпкә яшь кыз өчен ташлаган, бу гамәл җәмгыятьтә ризасызлык тудырган. Дмитрий Иванович алты бала атасы: икесе Феозва Лещева белән беренче никахтан туа, дүртесе - Анна Попова белән икенче никахтан.
Өлкән улы Владимир диңгез офицеры була. Өлкән кызы Ольганың токымлы этләр үрчетүе турында билгеле. Кызы Любовь Мейерхольд төркемендә артист була һәм Александр Блокка кияүгә чыга. Иван, әтисе юлыннан китеп, метрология институтында эшли. Мария әтисенең Ленинград университеты каршындагы музей-архивын җитәкли. Василий су асты көймәләре, миналарга киртә ясау конструкторы була. Россиядә беренче бронировкаланган чылбырлы трактор проектын эшли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.11700
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.9600
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.10800
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.11800
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.9700
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.11900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр9700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.9100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.13900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика