Документлар пенсиягә бер ел кала җыела
Лаеклы ялга чыгу мәсьәләсе булачак пенсионерларны кызыксындыра. Район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Раушан Иштанова безнең корреспондент Вәсилә Мортазинага пенсия билгеләү буенча мөрәҗәгать итү тәртибе турында сөйләде. - Раушан Камилевна, пенсия рәсмиләштерү процедурасы ничек башкарыла? Пенсия яшенә җитүгә нинди инстанцияләргә һәм нинди срокларда мөрәҗәгать итәргә кирәк? - Россия Федерациясендә гомум билгеләнгән...
Лаеклы ялга чыгу мәсьәләсе булачак пенсионерларны кызыксындыра. Район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Раушан Иштанова безнең корреспондент Вәсилә Мортазинага пенсия билгеләү буенча мөрәҗәгать итү тәртибе турында сөйләде.
- Раушан Камилевна, пенсия рәсмиләштерү процедурасы ничек башкарыла? Пенсия яшенә җитүгә нинди инстанцияләргә һәм нинди срокларда мөрәҗәгать итәргә кирәк?
- Россия Федерациясендә гомум билгеләнгән пенсия яше - хатын-кызлар өчен 55, ир-атлар өчен 60 яшь. Шушы яшькә җитү белән гражданин картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләү турында мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Пенсия билгеләү турында гариза яшәү урыны буенча ПФ Идарәсенә бирелә.
- Пенсия билгеләү өчен нинди документлар кирәк?
- Пенсия билгеләү турында мөрәҗәгать иткәндә гаризага түбәндәге документлар теркәлә: Россия Федерациясе гражданины паспорты (РФ гражданнары өчен), яшәү урыны буенча теркәлү (чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар өчен), мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы (СНИЛС). Кирәк булганда өстәмә документлар: 2002 елның 1 гыйнварына кадәр рәттән килүче теләсә нинди 60 ай өчен хезмәт хакы турында белешмә, хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары турында белешмә (мәсәлән, балалар), билгеләнүче пенсиянең төренә карап, башка документлар.
Идарә хезмәткәрләре сез тәкъдим иткән документларга бәя бирәчәк һәм, билгеләнүче пенсия төренә карап, өстәмә документлар җыю кирәклеген аңлатачак. Ләкин пенсия билгеләүгә кирәкле документларны әзерләү турында алдан да уйлап була. Алдан әзерлек сезгә мөрәҗәгать итү көненә үз вакытында һәм дөрес пенсия билгеләү өчен кирәкле документларның тулы пакетын булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Шуңа күрә бу эшне пенсия яше җитәргә бер ел кала башларга кирәк.
- Пенсия өчен мөрәҗәгать итүнең гомуми тәртибе турында сөйләгез әле.
- Гражданнар пенсиягә хокук алганнан соң теләсә кайсы вакытта аны билгеләү өчен мөрәҗәгать итә алалар. Сроклар буенча чикләүләр юк. Картлык буенча пенсия билгеләү турында гариза РФ Пенсия фондының территориаль идарәсе тарафыннан гражданинның пенсия яше җиткәнче дә кабул ителергә мөмкин, ләкин пенсиягә хокукка бер айдан да иртә түгел.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.2300
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.2500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.2900
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.3100
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.3000
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.3300
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.6000
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.4700
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр2800
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9600
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды Клара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика