Дөрес булмаган көз – мул уңыш
Соңгы елларда аномаль җылы көз инде гадәти күренеш. Санаулы көннәрдән кыш башлана, ә һава температурасы көндез плюс билгесендә. Без һава торышы көйсезлекләре, аның табигатькә һәм кешеләргә тәэсире турында белгечләр белән әңгәмә кордык. Беренче чиратта республика мәгълүмат агентлыгының Татарстанда җылы һава торышы сакланганлыктан уҗымнарның 20% ының 15 сантиметрга артыграк үсүе, үсемлекләр...
Соңгы елларда аномаль җылы көз инде гадәти күренеш. Санаулы көннәрдән кыш башлана, ә һава температурасы көндез плюс билгесендә.
Без һава торышы көйсезлекләре, аның табигатькә һәм кешеләргә тәэсире турында белгечләр белән әңгәмә кордык. Беренче чиратта республика мәгълүмат агентлыгының Татарстанда җылы һава торышы сакланганлыктан уҗымнарның 20% ының 15 сантиметрга артыграк үсүе, үсемлекләр өчен имин булмаган хәл тууы турындагы хәбәре дулкынландырды.
- Без шушы көннәрдә белгеч-агрохимик белән район кырларына чыктык, - диде ТР "Россельхозцентр" ФДБУның Менделеевск бүлеге баш агрономы Николай Токарев, - уҗымнарны диагностикалау өчен туфрактан пробалар алдык. Бездә кирәгеннән артык үсеш күзәтелми.
"Дөрес булмаган" көзнең башка үсемлекләргә, шул исәптән агачларга да, зыян салуы турында сорауга Николай Михайлович тискәре җавап бирде.
- Хәзер алар уянмаячак, чөнки төнлә кырау тотрыклы.
- Кинәт суытканда сумала бүлеп чыгаручы агачларга гына зыян килергә мөмкин, - дип раслый галим-агроном Роза Йосыпова, - болар - алмагачлар, чия, сливалар.
Менделеевлы Нина Сәгыйтдинова өчен җылы көз уңыш сюрпризы алып килгән. Бәрәңге казыганда ул берничә рәтен, вак булу сәбәпле, калдырган булган. Ә октябрь ахырында тикшереп карарга уйлаган һәм бәрәңгенең эре булып үсүенә гаҗәпләнгән.
- Урамда октябрь, ә мин бәрәңге казыйм, узып баручылар сәерсенеп карый, - дип сөйли хуҗабикә.
Бакчачыларның күбесе әйтүенчә, аларның участокларында чәчәкләр чәчәк аткан, бөреләр бүрткән.
- Тузганакның чәчәк атканын күрдем, - ди Николай Токарев, - юл буендагы рапс та ямь-яшел.
Урманда яшәүчеләр дә җылыга үпкә белдерми.
- Кыргый хайваннар өчен уңай чор, алар хәтта җимлекләр янына да килмиләр, тоз гына ялыйлар. Пошилар яшь ботаклар белән туклана, әлегә яшеллек күп, - дип сөйли район аучылар җәмгыяте рәисе һәм балыкчы Флорид Вәлиев. - Йокыга тала торган хайваннар турында сөйләсәк, бездә алар - бурсыклар. Аларның хәле канәгатьләнерлек - тиешле майны җыйдылар, кышны имин чыгачаклар. Бу сезонда аучылар өч бурсык тоттылар, алар беренче чиратта бурсык мае өчен ихтыяҗлы. Куяннарга, төлке һәм тояклыларга ау сезоны дәвам итә.
- Сезгә аномаль көз ничек тәэсир итә? - без менделеевлыларга шундый сорау бирдек.
- Үземне уңайсыз хис итәм, - ди Нина Афанасьева, - караңгы иртә төшә, кар ятса, күңел күтәренкерәк булыр иде. Миндә мөгаен көзге депрессиядер.
- Ә мин һава торышыннан зарланмыйм, - ди Рамил Кашафетдинов. - Канәгатьлек хисе белән кич йөрергә чыгам. Һава торышының начар вакыты юк дип уйлыйм.
- Яз һәм көз чоры кайбер авыруларның кискенләшүенә китерә, - дип билгели больницаның баш табиб урынбасары Геннадий Герасимович. - Моңа озакка сузылган көзнең ничек тәэсир итәчәге турында әйтүе кыен. Ләкин профилактик эш, вакцинацияләү үткәрү нәтиҗәсендә бездә грипп белән авыручылар юк. Тотрыксыз һава торышын барысыннан да бигрәк өлкән яшьтәгеләр сизәдер. Профилактик чара буларак хәрәкәтләнү активлыгы, мәшгульлек һәм кәеф күтәренкелеге тәкъдим ителә.
Ольга Смолькова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.3700
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.3700
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.3800
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.7800
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.5500
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.6100
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.6300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.7200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9200
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.7800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика