Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экологик экскурсия

Яңа автобус алу "Өмет яры" үзәгендә реабилитация үтүче өлкәннәргә һәм инвалидларга безнең районның һәм якын-тирә шәһәрләрнең истәлекле урыннарына, матур табигать кочагына, музейларга барырга мөмкинлек бирде. Бүлекчә белгечләре Л.Я.Карпов ис. химзавод музеена экскурсия оештырдылар. 2013 ел Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгәнлектән, сәяхәтнең максаты предприятиенең әйләнә-тирә мохитне...

Яңа автобус алу "Өмет яры" үзәгендә реабилитация үтүче өлкәннәргә һәм инвалидларга безнең районның һәм якын-тирә шәһәрләрнең истәлекле урыннарына, матур табигать кочагына, музейларга барырга мөмкинлек бирде.
Бүлекчә белгечләре Л.Я.Карпов ис. химзавод музеена экскурсия оештырдылар. 2013 ел Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгәнлектән, сәяхәтнең максаты предприятиенең әйләнә-тирә мохитне саклаудагы роле белән танышу булды.
Музей директоры Наталья Потапова химия заводының оешу һәм үсеш тарихы белән таныштырды, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге чаралар турында сөйләде, югары сыйфатлы экологик чиста продукция җитештергән, югары нәтиҗәле экологик технологияләр эшләүдәге казанышлар өчен алган күпсанлы грамоталарны һәм дипломнарны күрсәтте. Ветераннар шулай ук Тойма елгасындагы су һәм атмосфера һавасы сыйфатына контроль алып баручы табигатьне саклау бүлеге эше белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары социаль ракурс