Фатирдан нәрсә ясадылар, хәтта гафу үтенмәделәр
471
0
0
Редакциягә мөрәҗәгать белән апалы-сеңелле Ирина Самашкина һәм Татьяна Мещихина килделәр. Татьяна Сергеевна сөйләвенчә, капиталь ремонт вакытында эшчеләр аның фатирында склад ясыйлар. Эш коралларын һәм киемнәрен шунда урнаштыралар, идәнне ачалар. Безнең иҗат төркеме әлеге фатирга юнәлде. - Бу шәхси милеккә үтеп керү, - дип юлда барганда ризасызлыгын белдерде хуҗабикә. - Без...
Редакциягә мөрәҗәгать белән апалы-сеңелле Ирина Самашкина һәм Татьяна Мещихина килделәр. Татьяна Сергеевна сөйләвенчә, капиталь ремонт вакытында эшчеләр аның фатирында склад ясыйлар. Эш коралларын һәм киемнәрен шунда урнаштыралар, идәнне ачалар. Безнең иҗат төркеме әлеге фатирга юнәлде.
- Бу шәхси милеккә үтеп керү, - дип юлда барганда ризасызлыгын белдерде хуҗабикә. - Без хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иттек, карарыбыз ныклы: гаеплеләр җавап тотарга тиеш.
Фатир Бурмистров урамындагы 2 нче йортта беренче катта урнашкан. Күргәннәр газета һәм телевидение корреспондентларын гаҗәпләндерде. Һәр бүлмәдә һәм кухняда идәннәр ачылган, линолеумнан вак кисәкләр генә калган. Стена белән түшәм арасында ярык, һәр җирдә пычрак, тәмәке төпчекләре, кемдер онытып калдырган эш киемнәре... Видеога төшергән оператор идән астына егылып төшкәндә калды. Сәламәтлеген куркыныч астына куеп, ул видеосюжет өчен кирәкле кадрларны ясады. Бу вакытта хуҗабикә "экскурсияне" дәвам итте.
- Җиде ел Костромада яшим, әнием Менделеевскида тора. Елга бер мәртәбә кайтам. Узган ел кайта алмадым. Фатир ачкычы туганымда - нинди хәл булмас. Бердәм исәп-хисап үзәгендә фатирда беркем дә яшәмәгәнен беләләр, тиешле документлар тапшырылган, газ, электр энергиясе һәм суга каплавыч куелган. Һәр айны туганнарга акча җибәрдек, алар тиешле сумманы түләп барды, шуңа да карамастан, бердәм исәп-хисап үзәгендә безнең фатирга 83 мең сум бурыч булуы турында әйттеләр. Кайдан килгән ул?
Татьяна Мещихина полиция хезмәткәрләрен чакырта, алар беркетмә төзи. "Нептун" идарәче компаниясе директоры Сергей Тихонов, шәһәр архитекторы Равил Хәбиров, ремонт-төзелеш цехы начальнигы Ринат Габдуллин составында комиссия җыела.
Шунысы ачыклана, Бурмистров урамындагы 2 нче йортта узган ел Карпов исемендәге химия заводының подряд оешмасы капиталь ремонт үткәргән. Бинаның подвалы юк, шунлыктан, торбаларга керүне тәэмин итү өчен, эшчеләр идәнне ачарга мәҗбүр булган. Чөнки бу фатирда берничә мәртәбә торба тишелә. Шунысы гаҗәп, киенү-чишенү урыны ясаган бүлмәне ни өчен элеккеге хәленә кайтармаганнар һәм хуҗаларын табарга омтылыш ясамаганнар. Күрше йортта яшәүче Владимир Землянов билгеләп үткәнчә, ул эшчеләрнең кухня тәрәзәсе аша торба һәм башка төзелеш материаллары ташыганын күргән. Бүгенге көндә материал полиция карамагында тикшерүдә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу йорт авария хәлендә дип табылды. Күптән түгел бер фатирда стена ауган. Могҗиза белән генә бу вакытта бүлмәдә беркем дә булмаган.
Ринат Габдуллиннан хәлне аңлатуын сорадык, нәкъ менә ул капиталь ремонт үткәргән подряд оешмасының җитәкчесе. Эшнең нидә икәнен белгәч, ул иртәгә шалтыратуыбызны сорады. Аннан соңгы көннәрдә аның телефоны я дәшмәде, я сүндерелгән иде.
Вәсилә Мортазина, Гөлүзә Гыйләҗетдинова,
Гөлшат Гыйләҗева фотолары
.jpg)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.5600
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.10900
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13400
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11400
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13100
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.10600
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9700
-
12 февраль 2021 - 16:42Яз килүнең вакыты билгеле «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус хәбәр итүенчә, 2021 елда Россиядә яз җитү вакыты турында билгеле.11400
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10200
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.11800
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13400
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11400
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.10900
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84