Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Форпост десанты" Менделеевскига төште

"Химик" спорт комплексында "Форпост" җәмәгать тәртибе саклау буенча мәктәп һәм эшчеләр берләшмәләренең XIV Республика спартакиадасы узды. Роза Шәрәфиева Беренче көнне спартакиадада районыбызның мәктәп берләшмәләреннән 14 команда катнашты. Ярышлар программасына идәннән этелү, канатта тартышу, автоматны сүтеп кору, ату, мини-футбол һ.б. кертелде, өлкәннәргә армрестлинг тәкъдим ителде. Ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында җиңүчеләр...

"Химик" спорт комплексында "Форпост" җәмәгать тәртибе саклау буенча мәктәп һәм эшчеләр берләшмәләренең XIV Республика спартакиадасы узды.
Роза Шәрәфиева


Беренче көнне спартакиадада районыбызның мәктәп берләшмәләреннән 14 команда катнашты. Ярышлар программасына идәннән этелү, канатта тартышу, автоматны сүтеп кору, ату, мини-футбол һ.б. кертелде, өлкәннәргә армрестлинг тәкъдим ителде. Ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында җиңүчеләр билгеләнде. 1 нче гимназия форпостчылары беренче урын яулады, 1 нче мәктәп - икенче, 3 нче мәктәп - өченче. Спорт бәйрәме башланыр алдыннан андый чараларның алыштыргысыз атрибутлары, почётлы кунаклар һәм район учреждениеләре җитәкчеләре сәламләве белән тантаналы ачу булды.
Икенче көнне Азнакай, Буа, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Казан шәһәрләреннән эшче профилактика отрядлары ярышты. Менделеевскины мәгариф идарәсенең җыелма командасы, ике химия предприятиенең эшче берләшмәләре тәкъдим итте. Өлкәннәр спартакиадасын ачу тантанасы республиканың "Форпост" үзәге байрагын чыгару, менделеевск "Форпост" үзәге директоры Эдуард суфиевның рапорты һәм гимннар яңгыравы белән башланды. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев җыелганнарны ихластан сәламләде. Форпостлыларга мөрәҗәгать итеп, Валерий Сергеевич: "Яшьләр берләшмәләре авыр яшүсмерләрне тәрбияләүдә, балалар җинаятьчелегенә каршы көрәшкә көчләрне туплау, шәһәр һәм авыллар торак пунктларында хокук тәртибен һәм тынычлыкны саклауда үзенчәлекле роль уйныйлар", - дип билгеләп үтте. Яшьләр берләшмәләрен үстерүдә актив эшчәнлеге өчен "Форпост" республика үзәгенә рәхмәт белдереп, район җитәкчесе аның директоры Андрей Рыковка Рәхмәт хаты тапшырды.
Республиканың "Форпост" үзәге директоры Андрей Рыков, Россия ЭЭМ район бүлеге начальнигы Айбулат Юнысов, ТР Министрлар Кабинетының балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина һ.б.лар спартакиадада катнашучылар һәм кунакларны сәламләделәр. Татарстанда яшьләр хокук саклау хәрәкәте үсешендә актив катнашкан өчен мәгариф идарәсе һәм эчке эшләр бүлеге начальниклары урынбасарлары Фәнүзә Яковлева һәм Сергей Темников Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе, Чаллы һәм менделеевск шәһәрләренең почётлы гражданины Рөстәм Гафаров "Форпост" җитәкчелеге һәм берләшмәләре эшчәнлеген югары бәяләде һәм "Көчлеләр җиңсен!" дигән теләк белдерде.
Республика "Форпост" үзәге җитәкчесе Рөстәм исмәгыйловичка рәхмәт хаты һәм истәлек билгесе тапшырды. Ул республикада беренчеләрдән буларак үзәкне оештыруга керткән өлеше өчен бу бүләккә лаек булды. "Сатори" клубы шәкертләре күрсәтмә чыгышларында кул көрәше күнекмәләрен һәм сугышчан характерларын күрсәттеләр.
Тантаналы өлеш тәмамлануга форпостлылар күтәренке кәеф белән спорт ярышларына керештеләр. Алар таралышканчы, мин берничәсе белән әңгәмә корып өлгердем.
Станислав Соловьёв, "Менделеевсказот" ҖЧҖ ремонт-төзелеш цехы начальнигы:
- Безнең предприятиедә 50-60 яшь эшче спорт белән шөгыльләнә. Спорт ихтыяр көчен, характер тәрбияли, тормыш сынауларын үтәргә ярдәм итә. Коллегаларымны гына түгел, 1 нче гимназиянең 4 нче сыйныфында укучы улым Дмитрийны да спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндим, ул чаңгы ярышларында катнаша. Яңадан кертелгән ГТО нормативлары - үзеңне физик формада тоту өчен яхшы стимул.
Рамил Хәкимов, Түбән кама кунагы:
- "Мин "Нижнекамскнефтехим" командасыннан. Спорт белән балачактан шөгыльләнәм. Волейбол, баскетбол, шулай ук җиңел атлетиканы яратам. Команданың җиңүенә өмет итәм.
Бәйрәм чараларын оештырганда иҗтимагый хокук тәртибен ныгытуга керткән өлешләре өчен полиция бүлегенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр арасында 1 нче мәктәпнең 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары Никита Кузнецов, Владимир Ерёменко, айнур Закиров, шулай ук нефть техникумының 1 нче курс студенты Вадим Тарасов та бар. Форпостлылар андый клубта шөгыльләнүнең уңай якларын санап үттеләр.
- Бездә, патриотизм, иптәшлек рухы көчле дип саныйбыз.
- без хәрби киемне яратабыз, ул безне җыйнаклыкка, җитдилеккә өнди.
- Без үзәктә дүртенче ел шөгыльләнәбез. Нәтиҗәдә физик яктан көчлерәк һәм ныклырак, тәртиплерәк булдык. Армиядә хезмәт итәргә, димәк Ватанны сакларга әзер.
Спартакиадага җыелган командаларның мәнфәгатьләре төрле, ә спорт ярышлары хәрби рух, күтәренке кәефне, җиңүгә омтылышны булдыру өчен кирәк. Эшче берләшмәләр арасында л.Карпов исемендәге химия заводы командасы - 1 урын, Алабуга - 2 нче, Казан - 3 нче.
Спартакиаданың төп призлары - "алтын", "көмеш" һәм "бронза" яулаган командаларга телевизор. Аерым спорт төрләре буенча шәхси исәптә җиңүчеләр дә бүләкләнде. Өченче көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Форпост Менделеевск яналыклары