Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Хатын-кызлар җир сөрде, без тырмаладык

    Мин 1934 елның 11 октябрендә Петрозаводскида (Карелия) туганмын. Әти-әнием гади эшчеләр булган. Әтием Онега трактор заводында токарь, әнием фотография салонында хезмәт куйган. Бөек Ватан сугышы башлануга, июль аенда шәһәрне бомбага тота башладылар. Йортлар янында, нигездә алар шәхси иде, бомбадан качу урыны төзүгә керештеләр. Радиодан һава тревогасы игълан итеп, качарга тәкъдим...

    Мин 1934 елның 11 октябрендә Петрозаводскида (Карелия) туганмын.
    Әти-әнием гади эшчеләр булган. Әтием Онега трактор заводында токарь, әнием фотография салонында хезмәт куйган. Бөек Ватан сугышы башлануга, июль аенда шәһәрне бомбага тота башладылар. Йортлар янында, нигездә алар шәхси иде, бомбадан качу урыны төзүгә керештеләр. Радиодан һава тревогасы игълан итеп, качарга тәкъдим иттеләр. Без бу белдерүләрдән шулкадәр курка идек. Кич белән әниебез безне, өч кызны, җылы киемнәргә киендерә, без шулай йокларга ятабыз. Төргәккә ризык запасы әзерли, аны үзең белән алырга кирәк була иде. Кичләрен, ут яктысы урамнан күренмәсен өчен, өйләрдә тәрәзәләрне калын материал белән каплыйлар. Анда яшәүчеләрдән балаларны, үзләре хәрәкәтләнә алмаганнарны алып чыгу өчен төркемнәр оеша иде. Көндезләрен без бомба төшүдән ясалган чокырларны күрәбез.
    Аннан кечкенә балалары булган гаиләләрне эвакуацияләүне игълан иттеләр. Һәркайсына 40 килограммнан артык булмаган әйбер алырга рөхсәт бирделәр. Без бишәү идек, балигъ булмаган улы белән ире фин сугышында үлгән әтинең сеңлесе өстәлде. Ул вакытта өлкәннәр сугышның озакка сузыласын күз алдына китермәгәннәр, үзләре белән иң кирәкле әйберләрне генә алганнар. 1941 елның 11 августында безне пристаньга китерделәр. Баржа кешеләр белән тулды, һәр гаилә аерым утыра. Ул төнне Онега күлендә кешеләр төялгән баржа бомбага тотыла. Әмма безгә бәхет елмайды. Катер безнең судноны Онега күле аша уңышлы өстерәп ала, аннан Беломор-Балтыйк каналының шлюзлары аша Вытегра шәһәренә кадәр алып бара. Товар вагоннарында Вологдага җиттек.
    Бер атна элеккеге чиркәүдә яшәдек, тораклар эвакуацияләнгәннәр белән тулган. Без ике айдан соң гына билгеләнгән урынга - Архангельск өлкәсенә килеп җиттек. Әлегедәй хәтеремдә, безне бер өйгә алып кереп, җылы мич өстенә утырттылар, ашарга бирделәр.
    Сеңлем белән әнием колхозда эшли башлады, өлкән апам һәм әниемнең сеңлесенең улы биш километрга йөреп укыдылар. 42 нче елның җәендә әбием мине дә үзе белән колхоз эшенә - чүп утарга, җитен җыярга алып йөри башлады. Алдагы җәйдә безне, кечкенә балаларны, егылмас өчен бау белән бәйләп атка утырттылар һәм чәчүлек җирне ничек тырмаларга кирәклеген күрсәттеләр. Хатыннар җир сөрде, без алар артыннан тырмаладык.
    1942 елның көзендә мин беренче сыйныфка кердем. Кием иске, җылы аяк киеме юк, биш километрга йөреп укырга кирәк. Кайвакыт кар шулкадәр күп ява, өлкәннәр безне көртләрдән өстерәп чыгаралар иде. Кәгазь, дәфтәрләр булмады, иске китаплар җыеп, шуларга яздык.
    Җиңү көне мин өченчедә укыганда килде. Без мәктәптә идек, авыл советы янына җыеп, сугыш бетү турында игълан иттеләр. Барыбыз да елыйбыз. Моны сүз белән язып аңлатып булмый. Без яшәгән авылның өч ир-егете генә сугыштан кайтты.
    Безнең гаиләдән биш кеше кайтмады, әтиемнең өлкән апасы һәм аның биш баласы Ленинград чолганышында һәлак булдылар. Озак еллар үтсә дә, балачагымда күргәннәр хәтеремнән китми. Җирдә тынычлык булсын, безнең балалар, оныклар, оныкчыклар сугышның нәрсә икәнен белмәсеннәр иде.
    Маргарита Колобанова
    Фото гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: