Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтләр сыйфаты инвестицияләр таләп итә

"Юность" район мәдәният йорты залында "Межрегионгаз Казан" ЯАҖ генераль директоры, Менделеевск районы буенча "Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителгән ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиковның район активы белән очрашуы булды. Очрашуны ачып, беренче җитәкче Игорь Привалов 2013 елда социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре белән таныштырды һәм, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләргә игътибарны юнәлдереп,...

"Юность" район мәдәният йорты залында "Межрегионгаз Казан" ЯАҖ генераль директоры, Менделеевск районы буенча "Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителгән ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиковның район активы белән очрашуы булды.
Очрашуны ачып, беренче җитәкче Игорь Привалов 2013 елда социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре белән таныштырды һәм, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләргә игътибарны юнәлдереп, агымдагы елга бурычлар билгеләде.
- Энергия ресурслары белән тәэмин итүче предприятиеләр күрсәткән хезмәтләр өчен түләүләрнең сүлпән тупланышы төп проблема булып тора.
Бүгенге көндә гомуми бурыч 68 миллион сумнан артык. Хәл болай торганда, районның ТКХ үсешенә төп инвесторлар - "Межрегионгаз Казан" ЯАҖнең ышаныч кредитын югалту куркынычы туа, алар ярдәме белән менделеевлылар йортларына җылылык биреп, "Татгазэнерго" ЯАҖ Менделеевск филиалы уңышлы эшли.
Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева түбәндәгеләрне хәбәр итте:
- "Татгазэнерго" оеш-масының Менделеевск филиалына ай саен уртача тәкъдим ителгән ресурслар өчен 14 миллион сумга якын түләргә кирәк. Бу исәпкә халыкны салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, җылылык энергиясенә чыгымнар, Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары белән расланган су чыгымнары кертелә (кайнар су - 136,07 сум, салкын су - 32,07 сум, җылылык - 1 Гкал - 1587,75 сум. Чагыштыру өчен: Алабугада 1 Гкал - 1663,36 сум).
Средстволарны җыюны торак һәм торак булмаган биналар хуҗалары белән идарә итү килешүе төзегән "Нептун" идарәче компаниясе башкара.
"Межрегион Казан" ЯАҖ генераль директоры урынбасары Равил Зиннәтуллин үз чыгышында болай дип билгеләде:
- "Татгазэнерго" ЯАҖ 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр шәһәр һәм авыллар торак пунктларында җылылык һәм су, канализация хуҗалыгын үзгәртеп кору буенча эш алып бара. Коммуналь өлкәне модернизацияләү буенча күләмле чараларга 271 миллион сум инвестиция тотылды. 86% җылылык челтәре һәм 16% суүткәргеч реконструкцияләнде. Әгәр саннарга күчерсәк, 31,6 км җылылык челтәренең 25 километры һәм 6 км су торбалары алмаштырылды.
Бу дәвердә капиталь керемнәр күләме 41 млн. сум тәшкил итте, төп средстволарны ремонтлауга чыгымнар 33 млн. сумнан артык. Болар халыкны су һәм энергия ресурслары белән сыйфатлы һәм ышанычлы тәэмин итү, су һәм җылылык энергиясен югалту күләмен, күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатыннан канәгатьсезлекләр санын киметү мөмкинлеге бирде.
"Энергосбыт" филиалы директоры Исмәгыйль Хафизов һәм АТП директоры, район Советы депутаты Рамил Моратов идарәче компания җыйган түләүләрне читләтеп узып, җылылык энергиясе, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүгә халык белән турыдан-туры килешү төзү турында тәкъдим белән чыгыш ясадылар.
Ринат Ханбиков җавап сүзендә очрашу барышында әйтелгән тәкъдимнәрнең халык белән эшләү процессында өйрәнеләчәге турында ышандырды.
Аның фикеренчә, ТКХ проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән уртак хезмәт кенә яхшы нәтиҗә бирәчәк. Түләүмәүчеләр арасында чыннан да финанс кыенлыгы кичерүче гаиләләр бар. Әмма араларында процентсыз кредит системасы кысаларында хезмәт күрсәтүче предприятиеләр хезмәтеннән файдаланган өчен түләмәүче намуссыз кешеләр дә очрый.
Банктан кулланучы кредиты рәсмиләштергәндә кешеләр аны вакытында капларга тырыша, түләүне тоткарлаган очракта коллекторлар эшкә тотына. Ә коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәсәң дә була дип саныйлар, аларның фатирларындагы җылылык, ут, су һәм башка уңайлыклар өчен кемнәрнеңдер даими түләве турында уйлап та карамыйлар. Андый төр кешеләргә карата үтемле йогынты чаралары кулланмый торып, хәл алга таба да шулай дәвам итәчәк.
- Хөкүмәт һәм энергия ресурслары белән тәэмин итүчеләр бүгенге көндә шул турыда уйлана, - диде Р.Ханбиков. - Тагын шуны әйтеп үтәсем килә, безнең оешма газга бәяне тоткарлау позициясендә. Без киләчәктә дә районның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яңа технологияләр кертү буенча эшне дәвам итү яклы. Әйләнештәге финанс средстволарыннан башка бу өлкәне үстерү, котельныйларда ремонт эшләре башкару, торбаларны алмаштыру турында сүз булырга мөмкин түгел. Җирле власть, барлык төр милек предприятиеләре җитәкчеләре, депутатлар күмәк көч белән тырышканда гына хәлне үзгәртергә һәм халыкны торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә тоткарлыксыз түләү кирәклегенә ышандырырга мөмкин.
Аннан Ринат Ханбиков очрашуда катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, төзелә торган "Аммоний" химия комплексының перспективалары турында сөйләде.
Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рђсми