Химия йөрәк кушуы буенча
"Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ генераль директоры, район советы депутаты Дамир Шәмсин күптән түгел истәлекле юбилеен билгеләп үтте. Казан химия-технология институты чыгарылышының хезмәт биографиясе 1988 елда Алексин химкомбинатында башлана. Ул 1991 елның февралендә Менделеевскига күчеп килә һәм "Л.Я.Карпов исемендәге химзавод" җитештерү берләшмәсенә ремонт-механика цехы начальнигы урынбасары булып билгеләнә. Бер елдан...
"Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ генераль директоры, район советы депутаты Дамир Шәмсин күптән түгел истәлекле юбилеен билгеләп үтте.
Казан химия-технология институты чыгарылышының хезмәт биографиясе 1988 елда Алексин химкомбинатында башлана. Ул 1991 елның февралендә Менделеевскига күчеп килә һәм "Л.Я.Карпов исемендәге химзавод" җитештерү берләшмәсенә ремонт-механика цехы начальнигы урынбасары булып билгеләнә.
Бер елдан яшь, перспективалы, читтән торып икътисадчыга укучы белгечне предприятиенең икътисад бүлегенә начальник урынбасары итеп күчерәләр. Профсоюз комитеты рәисе, "Кама-Сакс" ҖЧҖ җитәкчесе итеп сайлануы һөнәри үсеш мөмкинлеге бирә.
2003 елның гыйнварында Д.Шәмсин химия сәнәгатенең борынгы предприятиесенә генераль директор итеп билгеләнә. Тормыш юлының барлык этапларында югары оештыру сәләте, җитештерү белән бәйле бурычларны хәл итүгә җаваплы якын килүе белән аерыла. Аның җитәкчелегендә предприятиенең үсеш стратегиясе формалаша, продукция ассортименты сизелерлек киңәя, перспективалы инвестиция проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла.
Дамир Рәфисович - җитәкчеләрнең яңа буын вәкиле - менә дигән белемле, энергияле, прогрессив уйлаучы. Аның хезмәте күпсанлы дәүләт бүләкләре, "Почётлы химик", "ТРның атказанган химигы" мактаулы исемнәре белән бәяләнә. Актив тормыш позициясе, күпьеллык депутатлык эшчәнлеге, район һәм шәһәр үсешенә керткән өлеше аеруча хөрмәткә лаек.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.8400
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.7000
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.8700
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.9500
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.7600
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.9700
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.10000
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.8900
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр7700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13200
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.11600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика