Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Иң яхшылар лаеклы бүләкләр алды

    «Юность» район мәдәният йортында Хезмәт даны кичәсе узды. Тамаша залының беренче рәтләрен тантана хуҗалары алды. Аларны хупларга коллегалары һәм туганнары килгән. - Бүләкләнүчеләр арасында безнең коллегабыз - ОТК контролеры Галина Бадаева да бар, - дип сөйли «Менделеевсказот» заводы лабораториясе хезмәткәре Марина Кириллова. - Галина Петровна озак еллар дәвамындагы фидакарь хезмәте...

    «Юность» район мәдәният йортында Хезмәт даны кичәсе узды.
    Тамаша залының беренче рәтләрен тантана хуҗалары алды. Аларны хупларга коллегалары һәм туганнары килгән.
    - Бүләкләнүчеләр арасында безнең коллегабыз - ОТК контролеры Галина Бадаева да бар, - дип сөйли «Менделеевсказот» заводы лабораториясе хезмәткәре Марина Кириллова. - Галина Петровна озак еллар дәвамындагы фидакарь хезмәте өчен бүләкне лаеклы ала.
    2 нче балалар бакчасы мөдире Галина Легошина музыка җитәкчесе Ирина Будникны хупларга килүе турында әйтә. Ул өстәмә белем бирү системасында 25 елдан артык эшли, бүгенге шатлыгын коллегалары да бүлешә.
    Район башлыгы Игорь Привалов Яңа ел алдыннан җитештерү алдынгыларын хөрмәтләүне иң яхшы традицияләрнең берсе дип атады.
    - Сезнең иҗади хезмәтегез, тынычлыкта һәм дуслыкта эшли белүегез нәтиҗәсендә без районның социаль-икътисадый үсешендә уңышларга ирешә алдык, - диде Игорь Анатольевич, бүләкләүләр церемониясенә керешеп.
    «Алтын йөрәк» номинациясендә «Менделеевсказот» ҖЧҖ генераль директоры Фирдис Абдрахманов һәм «Менделеевскагрохимсервис» ҖЧҖ директоры Назыймулла Әхмәтов бүләкләнделәр.
    Залның алкышлавы астында сәхнәгә «Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы» ААҖ РЭС 5 нче разрядлы слесарь-сантехнигы Зөфәр Исрафилов, АТП автобус йөртүчесе Мөнәвир Нигъмәтуллин, 1 нче мәктәп укытучысы Людмила Ярославцева, «Кама» колхозы» ҖЧҖ механизаторы Айрат Җиһаншин һәм башкалар күтәрелә.
    Данлыклы коллективларның иң яхшы номерлары һәм фейерверк менделевлыларга бәйрәм кәефе бүләк итте.

    Ольга Смолькова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: