Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игорь Привалов:Оптимизм белән Киләсе елга карыйбыз

Менделеевск районы башлыгы Игорь Привалов корреспондентыбызга биргән интервьюда узып баручы ел нәтиҗәләре һәм киләчәккә үсеш перспективалары турында сөйләде. - Игорь Анатольевич, традиция буенча бирелә торган беренче сорау: 2013 ел Сезгә нәрсәсе белән истә калды? - Шунысы куанычлы, 2013 елда икътисадый тотрыклылыкны саклап калуга ирештек. Сәнәгать җитештерүе индексы, товар әйләнеше, теркәлгән...

Менделеевск районы башлыгы Игорь Привалов корреспондентыбызга биргән интервьюда узып баручы ел нәтиҗәләре һәм киләчәккә үсеш перспективалары турында сөйләде.
- Игорь Анатольевич, традиция буенча бирелә торган беренче сорау: 2013 ел Сезгә нәрсәсе белән истә калды?
- Шунысы куанычлы, 2013 елда икътисадый тотрыклылыкны саклап калуга ирештек. Сәнәгать җитештерүе индексы, товар әйләнеше, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе социаль-икътисадый үсешнең мөһим күрсәткечләренең уңай динамикасын чагылдыра. Төп җитештерүчеләребез - "Менделеевсказот" ҖЧҖ һәм "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ, шәһәр төзелеше белән бәйле предприятиеләр буларак, сәнәгать җитештерүенә зур өлеш кертте. 2013 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 108,7 процентка җитәргә тиеш, төяп җибәрелгән промышленность продукциясе биш миллиард сумнан артык булачак.
2013 ел безгә зур вакыйга - Казанда узган Бөтендөнья Җәйге Универсиада елы буларак хәтергә кереп калыр, анда төзүчеләр һәм волонтёрлар буларак менделеевлылар да катнашты. Узып баручы ел масштаблы торак төзелеше башлану, район авыллары җирлекләрендә социаль мөһим объектлар ачылу елы. Боларның барысына да республика җитәкчелеге ярдәме һәм менделеевлыларның оешкан төстә, тату эшләве нәтиҗәсендә ирешелде.
Һичшиксез, Россиянең химик предприятиеләре арасында иң өлкәне булган Лев Яковлевич Карпов исемендәге химия заводының 145 еллыгы узып баручы елның иң әһәмиятле вакыйгасы булды. Элекке заманда купец Ушков җитәкчелегендә Бондюг халкы химия промышленностенә нигез салган, бүген ул - район икътисады флагманы.
Агымдагы ел безнең өчен җиңел узды дип әйтеп булмый. Казан аэропортында булган һәлакәттән соңгы ачы тойгы йөрәкләребездә саклана. Ул безне тагын да берләштерде. Татарстан һәм аннан читтәге төбәкләр халкы югалтуны авыр кичерде.
Әмма, 2013 елны озатканда без кыенлыкларга әзер булырга һәм киләчәккә оптимизм белән карарга тиешбез.
- Быел нинди бурычларга өстенлек бирелде?
- Иң беренче чиратта "Аммоний" заводы төзелешен өстенлекле дип атар идем. Бу - гамәлгә ашырылучы иң эре объектларның берсе.
Халык яшәешен яхшырту шулай ук әһәмияткә ия. Бу мәсьәләләр көн тәртибеннән алынмый, без 2014 елда да алар өстендә даими һәм җентекле эш алып барачакбыз.
Кече һәм урта бизнесны үстерү өчен уңайлы климат булдыруга да игътибар ясау зарур, ул салым базасын арттыру мөмкинлеге бирә. Башкарылган эш шактый җитди, әмма аңа бәяне менделеевлылар бирергә тиеш.
- Район инвестицияләр җәлеп итү буенча беренче урында. Сезнеңчә, бу күрсәткечкә нинди факторлар йогынты ясый?
- Инвестицияләр - киләчәктә икътисадны үзгәртүнең нигезе. Татарстан Респуликасының муниципаль берәмлекләре социаль-икътисадый үсеше рейтингында "Һәр кешегә исәпләгәндә төп капиталга инвестицияләр" күрсәткече буенча Менделеевск муниципаль районы беренче урында һәм күрсәткеч 468,02 мең сум тәшкил итә.
2013 елда барлык финанслау чыганакларын исәпкә алып төп капиталга инвестицияләр 20,7 млрд.сум, шул исәптән "Аммоний" ААҖ - 19,5 млрд. сум. Күргәнегезчә, инвестицияләр агымы төзелә торган химия предприятиесеннән килә. 2015 елда "Аммоний" файдалануга тапшырылачак. Димәк, андый суммада инвестицияләр алмаячакбыз. Менделеевск бизнес өчен җәлеп ителерлек булсын дисәк, районда барлык ресурсларны актив эшкә җигәргә кирәк.
Кулланучы секторы, реаль сектор белән берәттән, икътисад үсешенә зур йогынты ясый.
Сәүдә кулланучылар ихтыяҗын һәм халык яшәеше дәрәҗәсен чагылдыручы үзенчәлекле барометр булып тора. 2013 елда ваклап сату буенча товар әйләнеше 1,68 млрд. сум булачак, 2012 ел белән чагыштырганда чагыштырмача бәяләрдә 100,5%.
- Билгеле булганча, район бюджеты дотацияле, түләүләрне җыю бик катлаулы. Сезнең уйлавыгызча, район бюджетын тулыландыру проблемасын нинди чаралар ярдәмендә хәл итәргә була?
- Бүгенге көндә буш мәйданнары булган Карпов исемендәге химия заводы территориясендә технопарк төзү буенча программаны гамәлгә ашыру өстендә эшлибез. Шунысы мөһим, бу проектны үтәүгә республика Президентыннан хуплау алдык. Анда кече һәм урта бизнес вәкилләренә арендага бирү өчен административ корпусның буш мәйданнарында бизнес-инкубатор ачарга планлаштырабыз.
Менделеевск "Алабуга" махсус икътисадый зонадан 30 километрда урнашкан, анда күп предприятиеләр, шул исәптән җиһаз ясау өчен ДСП җитештерү цехы төзелә. Эре бизнеслы зур комплекслар тирәсендә кече һәм урта бизнес та барлыкка килә. Өстәмә бәягә төп үсеш бирүчеләр нәкъ менә шулар. Ә иң мөһиме, эш урыннары, ягъни физик затлар кеременә салым була. Хезмәт биржасында торучы "һөнәри эшсезләр" барыбер анда киләчәк: кемдер объектларны сакларга, кемдер аш пешерергә.
- Халыкның тормыш сыйфаты торак-коммуналь проблемаларны хәл итүгә турыдан-туры бәйле. Торак йортларга капиталь ремонт программасы дәвам итәчәкме?
- 2013 елда 16,4 мең кв.м торак төзелде, шуның 1,4 мең кв. метры Татарстан урамындагы 84 фатирлы йортның беренче чираты исәбенә туры килә, 15 мең кв.м - шәхси торак йортлар, шул исәптә 0,2 мең кв.м. Яңабирде һәм Ижёвка авылларында участок вәкилләренә төзелгән ике йорт.
2014 елда 9,6 мең кв.м торакны куллануга тапшыру, Татарстан урамындагы биш катлы 56 фатирлы торак йорт төзү планлаштырыла.
2013 елда капиталь ремонт программасы буенча күпфатирлы биш торак йортта капиталь ремонт эшләре башкарылды, өчесендә - барлык төр эшләр буенча. Ике йорт алдагы елларда төгәлләнмәгән ремонт программасы буенча узды, 45,7 млн. сум үзләштерелде, шул исәптән РФ бюджетыннан - 1,9 млн. сум, ТР бюджеты хисабына - 10,5 млн.сум, район бюджетыннан - 12,9 млн. сум, 20,4 млн. сум торак хуҗаларыннан җыелды.
2014 елда дүрт йортта 45,73 млн. сумга капиталь ремонт планлаштырыла: Химиклар урамының 3, 7, 8 нче йортлары, Фомин урамының 24 нче йортында.
- Агымдагы елда нинди федераль һәм республика программалары тормышка ашырылды?
- 2013 елда дәүләт программалары кысаларында 2 нче мәктәптә капиталь ремонт ясалды. Бу максатка бирелгән 19,7 млн. сум акчаның 15,7 млн. сумы үзләштерелде. С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда үзгәртеп кору эшләре бара, 2013 елда 50 млн. сум сарыф ителде. Мәдәният сараеның кече залында ремонт төгәлләнде, яшьләр үзәгендә, икенче һәм өченче катларда эш дәвам итә. Шәхси җылылык пунктын монтажлау эшләре бара, тышкы суүткәрү челтәре сузыла. 2014 елда Менделеевск халкы өчен ихтыяҗы зур булган объектны ачу тантанасы булыр дип ышанам, анда титуллы коллективлар - ветераннар хоры, "Шаян", "Кристалл", "Талларым", "Былина" ансамбльләре һ.б.лар өчен заманча шартлар тудырыла.
Агымдагы елда районның тарихи истәлекле урыннарына әһәмият бирелде. Ушков буаларын торгызуга алты миллион сумнан артык акча тотылды.
Монай авылында күпфункцияле үзәк, Иске Гришкинда модульле ФАП төзелде. Камай авылында клубка нигез салынды, 2014 елда ул файдалануга тапшырылачак. "Чиста су" программасы буенча 2013 елда Монайда - 4,1 км, Абалачта 2,9 км, буүткәрчеч яузылды, 10 млн. сум үзләштерелде, 10 нчы колония территорисендә федераль бюджет хисабына 1,8 млн. сумга 2,4 км суүткәргеч салынды. 3А микрорайонда җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен 80 м торба сузылды, анда 2,6 млн. сум сарыф ителде. Тын Тау бистәсендә скважина казылды, 400 м су торбасы салынды, бу максатка 2,3 млн. сум үзләштерелде. Авылларда социаль-мәдәни инфраструктураны газлаштыруга 9,5 млн. сум акча тотылды.
2013 елда торак пунктларга керү юлларын төзү буенча региональ программа кысаларында Яңа Кокшан посёлогына 2,21 км юл төзелде, 19,8 млн. акча сарыф ителде. Бу эш 2014 елда төгәлләнер дип фаразлана. Менделеевск җирендә химия промышленносте бишеге булып саналучы авыл асфальт юл ярдәмендә административ үзәк белән тоташтырылачак.
Региональ автоюлларны яхшырту өчен 2013 елда 18 млн. сум акча бирелде, "Яңабирде-Күрәк-Тойма" һәм "Бәзәкә-Ижёвка" трассасы ремонтланды.
2011-2015 елларда Менделеевск районында инфраструктура үсеше программасы буенча муниципаль урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү, хәрәкәт күп булган социаль мөһим юлларны, күпфатирлы йортлар ишегалларына керү юлларын, авылларда мәктәпкә керү урыннарын тиешле хәлгә китерү өчен 2013 елда 20 млн. сум тотылды.
"2012-2014 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы буенча ике фермер 991-1100 мең сум күләмендә грант алды. "2012-2014 елларда Татарстан Республикасында КФХ базасында терлекчелек буенча гаилә фермалары төзү" программасы буенча өч гаилә фермасы икешәр миллион сумлык грант отты, алар терлекчелек фермаларын модернизацияләүгә һәм җиһазлауга тотылачак. 2013 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар 24,5 млн. сумлык субсидияле 95 кредит алдылар.
- Сез 2014 елны нинди планнар белән каршылыйсыз?
- 2014 елда Яңа Менделеевск химия заводына керү юлында транспорт чишелешен төзүне төгәлләү планлаштырыла (37,8 млн. сум), Яңа Кокшан торак пунктына керү юлы - 22,4 млн. сум, "Яңабирде-Күрәк-Тойма" автоюлының начар участогын ремонтлау - 13,3 млн. сум. Муниципаль юл фонды хисабына шәһәр автобусы маршрутларын төзекләндерү, шәһәрдә җәяүлеләр юлны аркылы чыгу урыннарын рәтләү, Тын Тау бистәсендә һәм посёлокта юлларга вак таш түшәүгә җиде миллион сум сарыф итү планлаштырыла.
Шулай ук урам-юлларны яктырту челтәрен норматив хәлгә китерү, мәктәпләр, мәктәпкәчә учреждениеләр яннарында тротуарлар төзү планлаштырыла.
Районның агропромышленность предприятиеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен кырчылык һәм терлекчелек тармакларын модернизацияләү бурычы куелды. 2014 елда терлекчелектә төп бурыч - малларның баш санын 496га җиткерү һәм барлык төр милек хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрне 800 башка кадәр арттыру. Терлекчелек объектларын модернизацияләү планлаштырыла, малларны ашату технологиясен камилләштерүне исәпкә алып, сөткудыргычлар урнаштыру каралган. Перспективада - 2400 баш савым сыер асралачак агропромышленность комплексы төзү буенча күләмле проектны гамәлгә ашыру, ул тәүлеккә 50 тоннага кадәр сөт җитештерүгә исәпләнгән.
Планда шәһәрнең иске өлешендә мунча төзү карала. Социаль мөһим объект менделеевлылар арасында зур популярлык казанган иске мунча белән янәшәдә төзеләчәк. Эш шунда, искесен инде үзгәртеп корып булмый. Халык фикерен искә алып, иске мунча яңасы төзелеп беткәч кенә гамәлдән чыгарылачак.
- Яңа елны Сезнең гаилә ничек каршылый?
- Яңа елны гаилә белән, бәйрәм табыны артында каршылыйбыз. Ә өстәлгә тутырылган каз һәм традицион оливье салаты куябыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Яңа ел алдыннан Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаилә бәхете һәм республика, район халкы өчен уңышлы эшчәнлек телибез.
Коллектив һәм газета укучылар исеменнән "Татмедиа" ААҖ белән берлектә редакция бинасын ремонтлауга ярдәм күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәбез.

Әңгәмәдәш - Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Перспективалары