Ике иптәш, бер юл
583
0
0
Л.Карпов исемендәге химия заводы коллективы 145 еллыгын билгеләргә әзерләнә. Бу вакыйга уңаеннан мин предприятие ветераннары турында язарга уйладым. Язмышлары ярты гасырдан артык завод белән бәйле булган Дәүран Мәрдәнович Хәсәнов - биш, ә Габделхәй Тимергалиевич Тимергалиев өч ел арабызда юк инде. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, алар аппаратчы булып...
Л.Карпов исемендәге химия заводы коллективы 145 еллыгын билгеләргә әзерләнә. Бу вакыйга уңаеннан мин предприятие ветераннары турында язарга уйладым. Язмышлары ярты гасырдан артык завод белән бәйле булган Дәүран Мәрдәнович Хәсәнов - биш, ә Габделхәй Тимергалиевич Тимергалиев өч ел арабызда юк инде.
Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, алар аппаратчы булып эшлиләр, аннан хакимият һәм партком юлламасы буенча Казан химия-технология институтында укыйлар, тулай торакта бер бүлмәдә яшиләр. Студент тормышы вакыйгаларга бай була: укудан тыш төзелештә эшлиләр, вагон бушаталар, шулай итеп акча юнәтәләр. Студентлар Советы әгъзалары буларак, югары уку йортының җәмәгать тормышында актив катнашалар, кичәләр оештыралар, спорт чаралары, күренекле кешеләр белән очрашулар үткәрәләр.
Институт тәмамлаган яшь белгечләр цех начальнигы урынбасарлары булып эшкә урнашалар. Җитештерү бурычларын үтәп, икесе дә агитатор, рационализатор, пропагандист, сайлау комиссиясе әгъзалары, район һәм шәһәр Советлары депутатлары булалар, үзешчән сәнгать, спорт ярышлары оештыралар.
Ул катлаулы елларда да Дәүран Мәрдәнович һәм Габделхәй Тимергалиевич дуслыкларын югалтмыйлар, бер гаилә булып яшиләр, табигать кочагында еш булалар.
Дәүран Мәрдәновичның әти-әнисе, туган йорты, әти-әнисен иртә югалткан Габделхәй өчен якын булды. Улларыбыз Наил белән Ринатны бергә тәрбияләделәр, табигатьтә еш булдылар, балыкка, мунчага бергә йөрделәр, шашка, шахмат уйнадылар, кешеләргә яхшылык эшләргә тырыштылар. Гомерләренең соңгы көннәренә кадәр йөзләреннән елмаю китмәде, шаярдылар, кешеләргә карата изге мөнәсәбәттә булдылар.
Район һәм завод җитәкчелеге хезмәт казанышларын күпсанлы грамоталар, бүләкләр белән билгеләде. Алар югары вазифалар биләделәр, Татарстан Республикасы химия промышленностеның атказанган хезмәткәрләре булдылар.
Заводның транспорт цехы Габделхәй Тимергалиевич тормышында мөһим роль уйнады, ул аның өчен җаваплы булды. Ул вакытта предприятиенең җитештергән продукциясе Можга тимер юл станциясенә ташылды, ә аннан чимал алып кайталар иде. Ветераннарның күбесе ул еллардагы юлларның нинди булуын хәтерлидер. Машина йөртүчеләр Углов, Крысаев, Штенниковлар, Московскийлар, Хәмидуллиннар, Нәбиуллин, Гагарин, Хуҗин, Шиһабетдинов, Садриевларның (барысын да искә алмасам, ачуланмасыннар) хезмәте мактауга лаек. Нинди авыр шартларда эшләделәр. Күпләре инде арабызда юк, завод эшләсен һәм гаиләләребез иминлектә яшәсен өчен, үзләрен аямадылар. Алар минем өчен якын булдылар. Без аларның рейстан исән-сау кайтуын көтеп ала идек.
Әйе... кешеләр китә, алар турында хатирәләр, вакыйгалар, бүгенгене һәм киләчәкне бәйләп, хәтеребездә саклана.
Илгизәр Тимергалиева, хезмәт ветераны
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте6400
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август6700
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте7800
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды7500
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.7500
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.7400
-
17 май 2022 - 12:01Менделеевскида «Игътибар – балалар!» оператив-профилактик чарасы уза Чара 18 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.8400
-
17 май 2022 - 10:47Менделеевлы Александр Грязнов Казан марафонында үз көчен сынап карый Спортсменнар 21,1 чакрым йөгерә.8500
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.14900
-
6 май 2022 - 11:27Менделеевскида транспорт йорүе чикләнәчәкЮлга чыкканда чикләүләрне күз алдында тотырга киңәш итәбез16100
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде19800
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.19800
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84