Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Индустриаль паркка – яшел ут

Лариса Кривилёва Рәис Сәхапов фотосы Узган чәршәмбедә шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов чакыруы буенча районда Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булды. Эш визиты барышында югары кунак халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең ресурсларын файдалануны өйрәнде һәм ведомстводагы министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә "Карпов ис. химзавод"...

Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотосы
Узган чәршәмбедә шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов чакыруы буенча районда Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булды.
Эш визиты барышында югары кунак халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең ресурсларын файдалануны өйрәнде һәм ведомстводагы министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә "Карпов ис. химзавод" ААҖ базасында индустриаль парк төзү буенча эшчәнлекнең кайбер юнәлешләрен билгеләде.
КФҮ бинасын карап, ул болай дип билгеләде:
- Үзәк белгечләренең төп миссиясе - халыкка күчемсез милеккә хокукны теркәүгә документлар пакетын җыюга, төрле белешмәләр алуга һ.б. ярдәм итү.
Мидхәт Рәфкатович сүзләренчә, службалар эшендә иң зур ярдәмче - тиешле мәгълүматлар базасы булган интернет.
- Кешеләргә аерым инстанциягә запрос ясарга һәм билгеле вакытта, мәсәлән 10 көннән соң, кирәкле мәгълүматны, белешмәне яки документны алырга гына кала.
Үзәк хезмәткәрләре дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә кагылышлы барлык сорауларны да яхшы белергә, кирәк булганда, КФҮдә урнашкан бүлек һәм службаларның эш юнәлешләре буенча консультацияләр бирә белергә тиешләр.
Алга таба ул болай дип ассызыклады:
- Бу эш авыл җирлегендә дә алып барылачак. Ул башкару өчен авыл Советлары бухгалтерларына йөкләнәчәк. Ләкин башта алар өйрәтү курслары узарга тиешләр.
Менделеевскида халык белән "бер тәрәзә" принципы буенча эшләүне оештыру өчен уңай шартлар тудырылган.
Ә үзәкне җиһазлау, персоналны укыту белән бәйле проблемалы мәсьәләләрне без муниципалитет белән бергәләп хәл итәчәкбез.
"Карпов ис. химзавод" ААҖ базасында технопарк төзү мәсьәләсе җентекле тикшерелде.
Шәһәр тормышында мөһим роль уйнаучы химия предприятиесенең генераль директоры Дамир Шәмсин озатуында рәсми делегация яңа производстволар урнаштырылачак корылмалары, инфраструктурасы, файдаланылмый торган биналары булган дүрт мәйданчыкны карады.
Аннан соң химзаводның әйдәп баручы белгечләре катнашында киңәйтелгән киңәшмәдә индустриаль парк концепциясен булдыру буенча сөйләшү дәвам ителде.
Район башлыгы Игорь Привалов җыелганнар алдында чыгышы барышында Менделеевскиның уникаль географик урнашуы, алга киткән инфраструктурасы турында анализланган дәлилләр китерде.
- Ләкин, - диде Игорь Анатольевич, - потенциалның зур булуына да карамастан, без "маятниклы миграция" проблемасы белән очрашабыз.
Бүген хезмәткә сәләтле халыкның 40%ы эшкә районнан читкә китә. Шәһәрлеләрнең күпчелеге өчен вахта ысулы яшәү чарасына әверелде.
Төп сәбәп - түбән хезмәт хакы: ТРда - 21555,3 сум, Менделеевскида 16722 сум, шул исәптән промышленность тармагында - 16652 сум. Муниципаль районнар арасында Менделеевск 20 нче урында. Рәсми эшсезлек дәрәҗәсе өч процентка якынлаша.
Безнең бурыч - яшьләрне безнең җитештерү мәйданчыкларына кайтару гына түгел, күрше районнарда яшәүчеләрне дә эш белән кызыксындыру. Бу бурычны югары технологияле производстволар булдырып, җитештерү калдыкларын кыскартып, димәк хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәреп хәл итә алачакбыз. Болар барысы да индустриаль паркны үстерү кысаларында карала.
Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов йомгаклау сүзендә мондый тәкъдим кертте: районның социаль-икътисадый үсеше үзенчәлекләреннән чыгып, парк концепциясен берничә этапка бүләргә.
- Эшче төркем төзелде. Президент Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан яклау бар. Җаваплы белгечләрнең һәм проектчыларның эшчәнлеген адымлап билгеләргә һәм уйлаганнарны тормышка ашыруны тизләтергә кирәк, - дип йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга