Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иртә диагностикалау тормышны саклый

Республикада онкологик авырулар арту фонында соңгы елларда беренче тапкыр яман шештән үлүләрнең тотрыклылыгы күзәтелде. Бу рак авыруларын башлангыч стадиядә ачыклау һәм диагностикалауны яхшырту хисабына мөмкин булды. Узган елның 1 августыннан шифаханә базасында беренчел онкологик кабинет (БОК) эшли. Безнең корреспондент Р.Шәрәфиева БОК табибы Г.Миля белән Милли онкопрограмманың гамәлдәге нәтиҗәләре турында әңгәмә...

Республикада онкологик авырулар арту фонында соңгы елларда беренче тапкыр яман шештән үлүләрнең тотрыклылыгы күзәтелде. Бу рак авыруларын башлангыч стадиядә ачыклау һәм диагностикалауны яхшырту хисабына мөмкин булды. Узган елның 1 августыннан шифаханә базасында беренчел онкологик кабинет (БОК) эшли. Безнең корреспондент Р.Шәрәфиева БОК табибы Г.Миля белән Милли онкопрограмманың гамәлдәге нәтиҗәләре турында әңгәмә корды.
- Гөлнара Кәнифовна, онкокабинетның төп бурычлары нинди?
- БОКның төп бурычы - кешеләрнең игътибарын үз сәламәтлекләренә юнәлдерү. Кызганычка каршы, менделеевлыларда сәламәтлекләрен саклау гадәте формалашмаган. Күпләр бу авыру аларга кагылмас дип исәпли. Ә статистика буенча тикшерү узган ике йөз хатын-кызның өчесендә күкрәк бизе рагы ачыклана. Теләсә нинди авыруны дәвалауга караганда, кисәтүе җиңелрәк. Онкологик авыруларга карата, кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, иртә диагностикалау аеруча мөһим.
БОК - онкологик ярдәм системасында беренчел звено, онкологиягә шик булганнарга консультатив ярдәм күрсәтү, кирәк булганда, аларны онкодиспансерга җибәрү (Казанга, Чаллыдагы филиалына), авыруларга диспансер күзәтүе.
- Яман шешне иртә диагностикалау өчен нинди чаралар күрелә?
- Шеш алды торышына һәм шеш булуга онкологик скрининг дүрт программа буенча үткәрелә. Беренчесе - күкрәк бизе авыруларын башлангыч этапта ачыклау һәм рактан үлүләрне 35 процентка кадәр киметү мөмкинлеге бирүче маммография. Ул 50 яшьтән 69га кадәр барлык хатын-кызларга БОК табибына күренгәннән соң Чаллы онкодиспансерында бушлай үткәрелә.
Икенчесе - цитологик скрининг, 18 яшьтән узган хатын-кызларга онкоцитологиягә мазокны тикшерү. Өченче программа буенча эчәклек авыруына шикләнгәндә колоноскопия, шулай ук яшерен канга тизәк анализы тәкъдим ителә. Дүртенче программа ирләргә кагыла. Мәни бизенең шешүенә шикләнгәндә трансректаль УЗИ үтәргә, канны тикшерергә кирәк. Соңгы елларда авыз куышлыгы шешләре үсү күзәтелә, шуңа күрә стоматологта һәм ЛОР-табибта даими тикшерелергә тәкъдим ителә.
- Гөлнара Кәнифовна, агымдагы елның 1 ноябреннән шифаханәдә ир-атлар өчен тикшерелү бүлмәсе ачылды. Нинди максат белән?
- Ир-атлар консультациясе кабинетының бурычлары булып яман шеш чыганакларын ачыклау тора. 45 яшьтән узган ир-атлар теләсә кайсы белгечкә мөрәҗәгать иткәндә профилактик тикшерү узарга тиешләр. Профтикшерүдә ачыкларга мөмкин булган тышкы локализация шешләре (иреннәр, авыз куышлыгы, тире катламы, периферик лимфа төеннәре һ.б. лар) барлык яман шешләрнең 30 процентын тәшкил итә.
- Барыбыз да ел саен тикшерү үтәргә кирәклеген беләбез. Ләкин күпләр тикшеренү кабинетына йөрүне кирәк тапмый. Бәлки андыйларны күңелсез статистика уйланырга мәҗбүр итәр.
- Безнең карашка, кайбер менделеевлылар я сәламәтлекләренә салкын карашта булып, я курку сәбәпле тикшеренергә килмиләр. Агымдагы елның тугыз аенда үзәк больницада яман шеш авырулы 74 кеше исәпкә алынды, шуларның 24е - азган стадиядә, 14 кеше үлде. Димәк, менделеевлыларның 30 проценты соңгы стадиядә мөрәҗәгать итте, шуларның яртысы беренче алты айда үлде. Республикада исәптә 70054 онкоавыру исәптә тора, димәк, һәр 54 нче кеше дигән сүз.
2009 елның гыйнварында старт алган Милли онкологик программаны тормышка ашыру, БОК ачылу нәтиҗәсендә ачыклаулар дәрәҗәсе 10 процентка артты, авыруларның азганлыгы 2% ка кимеде.
- Хатын-кызлар күкрәк бизенең яман шешеннән ничек саклана алалар?
- Статистика буенча, бу афәткә күбрәк балалары булмаган хатын-кызлар дучар ителә. Күкрәк бизе рагын профилактикалау - бала табу һәм аңа күкрәк сөте имезү. Күкрәкләре зур хатын-кызларга һәм шәһәрдә яшәүчеләргә табибка ешрак күренергә кирәк. Практика күрсәткәнчә, авылдагылар күкрәк бизе рагы белән сирәгрәк авырый. Авыруның башлангыч стадиясенең профтикшерүләр вакытында ачыклануын теләр идек. Медиклар фикеренчә, шешнең диаметры 4-5 миллиметрдан артмаганда, күкрәк бизе рагы 90 процент мөгаенлек белән дәвалана.
- Гөлнара Кәнифовна, әңгәмәбезне йомгаклап, нинди нәтиҗә ясарга була?
- Онкологик программаның нигезе - профилактика, яман шешләрне башлангыч стадиядә ачыклау, аларны вакытында дәвалау. Участок табиб-терапевтлары һәм гомуми практика табиблары пациентларны профилактик тикшерү үтәргә килергә ышандырырга тиеш. Мәсәлән, үпкә рагын профилактикалау максатында (ул 50% очракта азган стадиядә беленә) менделеевлыларга елга бер тапкыр флюорография, ә иң яхшысы - спиральле томография үтәргә тәкъдим итәбез. Ракны иртә ачыклаганда пациентларның дәвалану очраклары күп.
Э.Панфилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль ђћгђмђ