Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Исән кайткан билгесез солдат

    27 гыйнварда Бөек Ватан сугышында Ленинград блокадасын өзгән көн билгеләнә. Кокшан авылында ул мәхшәрдә катнашкан өч кеше яшәде: Мирсәет Мөхәмәтгалиев, артиллерист Нургали Гайнетдинов һәм блокада вакытында Бондюг посёлогындагы Миңнекамал апасына кайткан Мәрьямбикә. Ул соңыннан Рәшидә Миңнеәхмәтова тәрбиясендә яшәде. Мирсәет абый ашказаны чиреннән интекте - Ленинград шаукымы, андагы ачлык, үзәкләргә үткән...

    27 гыйнварда Бөек Ватан сугышында Ленинград блокадасын өзгән көн билгеләнә.
    Кокшан авылында ул мәхшәрдә катнашкан өч кеше яшәде: Мирсәет Мөхәмәтгалиев, артиллерист Нургали Гайнетдинов һәм блокада вакытында Бондюг посёлогындагы Миңнекамал апасына кайткан Мәрьямбикә. Ул соңыннан Рәшидә Миңнеәхмәтова тәрбиясендә яшәде.
    Мирсәет абый ашказаны чиреннән интекте - Ленинград шаукымы, андагы ачлык, үзәкләргә үткән суыклар үзен шулай сиздереп торды.
    - Блокада вакытында солдат паёгына 120 грамм кипкән арыш бирәләр иде, - дип сөйләгәннәре истә калган.
    Авылдашыбыз Нургали дә канкойгыч бәрелешләрнең үзәгендә кайный. Немецлар аларның артиллериясен бомбага тота. Җирнең асты өскә әйләнеп, солдатларның күбесе туфрак астында кала, шул исәптән Нургали дә. Ул каты контузия ала, озак вакытлар госпитальдә дәвалана, сугышка яраксызга чыгып, өенә озатыла. Авылдашыбыз инвалид булып кайтты, аны биш балалы апасы тәрбиягә алды. Нургали сугыш инвалидына тиешле ташламалардан да файдалана алмады, чөнки ярымтере солдат госпитальдән өенә кайтканда явыз бәндәләр аның сугышчан бүләкләрен талап, үзен бик каты кыйныйлар.
    Н.Гайнетдинов колхозның иң усал Мөхтәр кушаматлы үгезен җигеп эшләде. Үгез аны гына тыңлый, аңа гына буйсына иде. Ләкин сугыш, алган яралары, тән һәм җан җәрәхәтләре авылдашыбызның сәламәтлеген нык какшатты. Акылына зәгыйфьлек килгән Нургалине 1956 елда Бондюг хәрби комиссариаты аша Казан хастаханәсенә озаттылар. Хуҗасыннан башка беркем дә буйсындыра алмаган Мөхтәрне дә ит комбинатына тапшырырга мәҗбүр булдылар.
    Нургали шул китүеннән кайтмады. Туганының эзләтеп каравы да нәтиҗә бирмәде.
    Сугышларның иң хәтәрендә катнашкан, илебез иминлеген яклаган авылдашыбыз бүгенге көндә дә безнең өчен билгесез солдат булып кала.
    Наил Гайнетдинов, туган якны өйрәнүче

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: