Итек һәм изге сүз җылыта
Климат үзгәрү турында ни генә әйтмәсеннәр, Крещение суыклары расписание буенча килә. "Сез салкыннарда ничек җылынасыз?" Безнең корреспондентлар Роза Шәрәфиева һәм Вәсилә Мортазина менделеевлыларга шул сорауны бирделәр. Рамил Рәхмәтуллин, машина йөртүче: - Интернеттан һава торышын ачыклыйм, тиешенчә киенергә тырышам. Салкыннар көчле икән, күпкатлы кием ярдәм итә, ләкин ул хәрәкәтне чикләмәскә итеш....
Климат үзгәрү турында ни генә әйтмәсеннәр, Крещение суыклары расписание буенча килә. "Сез салкыннарда ничек җылынасыз?" Безнең корреспондентлар Роза Шәрәфиева һәм Вәсилә Мортазина менделеевлыларга шул сорауны бирделәр.
Рамил Рәхмәтуллин, машина йөртүче:
- Интернеттан һава торышын ачыклыйм, тиешенчә киенергә тырышам. Салкыннар көчле икән, күпкатлы кием ярдәм итә, ләкин ул хәрәкәтне чикләмәскә итеш. 30 ел инде юлга термос алу гадәтен үзгәртмим. Итекне хөрмәт итәм, ләкин бердәнбер кимчелеге - руль артында уңайсыз. Нинди аяк киемендә булуыгызга карамастан, аның кысмавы мөһим, аяк һәм ботинка арасында җылылык саклаучы һава катламы йөрергә тиеш.
Галина Митрофанова, "Комфорт Успех+" ҖЧҖ эшче-яшелләндерүчесе:
- Теләсә нинди һава торышында - кармы, салкынмы, эшкә чыгабыз. Бүген без Эльвира Пантелеева һәм Айрат Вәлиев белән тротуар чистартабыз. 25 градус салкын булуга да карамастан, кәеф күтәренке. Эштә итек, куртка, бияләй бирәләр. Мондый һава торышының сере - җылы киенеп күбрәк хәрәкәтләнүдә. Изге сүз дә җылыта. Кайбер менделеевлылар эшебез өчен рәхмәт әйтә, җанга җылы булып китә.
Анатолий Иванов, итек сатучы:
- Итекләр, элеккеге кебек үк, ихтыяҗ казана, аеруча балаларныкы. Аны әбиләр яраткан оныкларына ала. Ассортимент киң, фабрикада җитештерелгәннәре дә бар, ләкин кулдан басканнарын күбрәк алалар. Мин Кукмарадан. Итекләр турында барысын да беләм.
Илсөяр Артамонова, ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры:
- Декабрьдән башлап безгә өч артык туңган һәм ике өшегән пациент китерелде. Шушы көннәрдә генә Революция Тавыннан аерым яшәү урыны булмаган ир-атны больницага салдык. Диагнозы - алкоголь куллану, ике үкчәсенең дә өшүе. Соңгы елларның статистикасыннан күренгәнчә, менделеевлылар азрак туңа.
Николай Токарев, ТР буенча "Россельхозцентр" ФДБУ филиалының Менделеевск бүлеге баш агрономы:
- Соңгы үлчәү нәтиҗәләре буенча басуларда кар катламы 25-30 см тәшкил итә, димәк, уҗым культуралары өчен борчылыр урын юк. Алар ак юрган астында булганда, салкыннар куркыныч тудырмый.
Илнар Аббазов, "Лигры" хоккей командасы тренеры:
- Салкыннарда төп проблема - машинаны кабызу. Кыш көне капюшонлы киемгә өстенлек бирәм, шапка белән перчатканы да онытмыйм. Бозга чыкканда да киенергә иренмим. Боз сараенда буфет эшләгәнгә сөенәм, һәрвакыт кайнар чәй эчәргә була.
Гөлнара Павлова, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары:
- Без көн саен укучыларның мәктәпкә йөрүенә мониторинг үткәрәбез. Исегезгә төшерәм, башлангыч сыйныфларда (1-4 нче) авыл мәктәпләрендә укулар температура 23 градустан түбән булганда туктатыла, шәһәр мәктәпләрендә - 25 градуста. Авыл мәктәпләрендә 5-9 нчы сыйныфларга температура 25 градустан түбән булганда укырга бармаска ярый, шәһәрдә - 27 градуста. Өлкән сыйныфларга килгәндә, температура чикләре - 30 һәм 32 градус.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 15:25Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.3500
-
26 гыйнвар 2021 - 15:23Хезмәт һәм химзавод ветераны Раиса Сафина 80 яшен билгеләде Р.Сафина 12 ел заводта, фармакопея цехында эшли, соңрак реактив тозлар цехына күчә.2900
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.4500
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.8900
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.8300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.8100
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.9000
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.9100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика