Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Кадрлар турында кайгыртып

    "Менделеевсказот" ҖЧҖдә кадрлар әзерләү бюросы начальнигы вазыйфасын уңышлы башкаручы Александра Комарова фикеренчә, белемле, үз эшен төптән белүче белгечләр зур кыйммәткә ия. Александра Павловна 1988 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм Яңа Менделеевск химия заводына урнаша. Беренче хезмәт тәҗрибәсен концентрацияләнмәгән азот кислотасы җитештерү цехында туплый. Идарә итү пультында оператор эшенә алынган...

    "Менделеевсказот" ҖЧҖдә кадрлар әзерләү бюросы начальнигы вазыйфасын уңышлы башкаручы Александра Комарова фикеренчә, белемле, үз эшен төптән белүче белгечләр зур кыйммәткә ия.
    Александра Павловна 1988 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм Яңа Менделеевск химия заводына урнаша. Беренче хезмәт тәҗрибәсен концентрацияләнмәгән азот кислотасы җитештерү цехында туплый. Идарә итү пультында оператор эшенә алынган яшь белгечне еш кына уку үзәкләренә юллыйлар.
    - Илнең нинди почмакларында гына булмадык, элеккеге совет республикаларына да тәҗрибә тупларга бардык. Кайда да безне ачык күңел белән каршы алдылар, белгәннәре белән бүлештеләр, ярдәмнәре урынлы булды. Хәтта заводка килеп эшне көйләп җибәрергә булыштылар, - дип искә ала А.Комарова.
    Цехта тугыз ел хезмәт кую дәверендә үзен тырыш, оештыру сәләтенә ия буларак таныткан Александра Павловнага 2008 елда кадрлар әзерләү эшен ышанып тапшыралар.
    - Ел дәвамында укыту процессы туктап тормый. Персоналга эшче белгечлекләр буенча беренчел һәм өстәмә белем бирү, квалификация үстерү, хезмәтне саклау буенча укулар оештырыла, моңа Кама квалификация арттыру институты педагоглары җәлеп ителә. Кадрлар әзерләү аерым система, төзелгән план буенча оештырыла. Моның өчен бар шартлар да тудырылган. Уку бүлмәләре әсбаплар, кирәкле материал, җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә "Предприятиеләрдә камилләштерүне финанслау" федераль программасында катнашабыз, шуңа күрә укулар "Сакчыл җитештерү" темасы буенча уза. Гомумән, ел агымында 350 кеше уку процессына тартыла, - дип бирелеп сөйли белгеч.
    А.Комарова җитәкчелегендәге бюро предприятиедә белемле, ышанычлы белгечләр, эшчеләр әзерләүгә зур игътибар бирә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
    Фәймә Вахриева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: