Мин Карпов исемендәге химия заводында хезмәт куеп лаеклы ялга чыктым.
Пенсиядәге кешенең вакыты җитәрлек. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, шәһәр урамнарыннан үтәргә яратам. Җәйге чорда бигрәк тә. Пенсия фонды идарәсе урнашкан урамга еш киләм. Монда күп еллар аралашкан гаилә дусларыбыз яши. Дөрес, хәзер инде икебез дә ятимләндек - ирләребез гүр иясе....
Мин Карпов исемендәге химия заводында хезмәт куеп лаеклы ялга чыктым.
Пенсиядәге кешенең вакыты җитәрлек. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, шәһәр урамнарыннан үтәргә яратам. Җәйге чорда бигрәк тә. Пенсия фонды идарәсе урнашкан урамга еш киләм. Монда күп еллар аралашкан гаилә дусларыбыз яши. Дөрес, хәзер инде икебез дә ятимләндек - ирләребез гүр иясе.
Зеленая урамына аяк басу белән, Пенсия фонды тирәсендәге чәчәкләр утравына күз төшә. Бу тирәдән еш узсам да, һәрчак туктап сокланам. Җәй дәвамында бер төр чәчәк икенчесен алыштырып, күзне иркәли. Шундый матурлык почмагы булдырганнарга рәхмәт укыйм. Безнең Менделеевскида оешма-учреждениеләр бихисап. Ник җитәкчеләр менә шул башлангычны күтәреп алмый икән, дип уйланам.
Кече йортыбызда чәчәккә күмелеп яшәү һәркемнең күңеленә хуш килер иде.
Зәйнәп Галәветдинова
Нет комментариев