Коммуналь түләүләрне җыю буенча дәгъва эше көчәйтеләчәк
Оператив штабның чираттагы утырышында тиешле бүлекләр һәм службалар, идарәче компанияләр һәм ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләр җитәкчеләре халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә бурычын бетерү буенча район планына кертелгән чаралар үтәлеше турында отчёт тоттылар. Учреждение, оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең түләү-ләре торышы турында мәгълүмат биреп, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Гаффаров болай...
Оператив штабның чираттагы утырышында тиешле бүлекләр һәм службалар, идарәче компанияләр һәм ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләр җитәкчеләре халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә бурычын бетерү буенча район планына кертелгән чаралар үтәлеше турында отчёт тоттылар.
Учреждение, оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең түләү-ләре торышы турында мәгълүмат биреп, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Гаффаров болай дип билгеләде:
- Июньгә барлыгы 92% җыелды.
Рәислек итүче Игорь Привалов хәлне гадәттән тыш дип бәяләде. Район башлыгы бюджет сферасы учреждениеләре җитәкчеләренә ышанып тапшырылган ведомстволарында коммуналь түләүләрне хезмәт хакыннан тотып калу өчен барлык хезмәткәрләрдән дә гариза яздыруны йөкләде.
- Без читләр хисабына яшәргә күнеккән кешеләрнең менталитетын үзгәртергә тиеш, - диде ул.
Кешесез фатирлардан бурычны түләтү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
- Без аларда квартирантлар яшәгәнен беләбез. Димәк, торак арендада. Ләкин беркем дә аренда өчен дә, коммуналь хезмәтләр өчен дә түләми. Салым инспекциясе өчен эшчәнлек кыры менә кайда, - дип ассызыклады Игорь Привалов.
Утырыш барышында намуссыз түләмәүчеләргә карата административ җаваплылык чараларын катгыйландыру буенча башка тәкъдимнәр дә яңгырады.
- 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты. Кулланучылар яңа исәп-хисап квитанцияләрен августта алачак. Уртача түләүнең гомуми суммасы 4,5%ка арта. Вакытында түләү - ТКХ сыйфаты гаранты. Халык бу турыда онытырга тиеш түгел, - дип йомгаклады Игорь Привалов.
Лариса Миңнегалиева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.3300
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.3000
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.4100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4700
-
4 март 2021 - 10:52Менделеевскида сәнәгать паркын төзү буенча очрашу үткәрелде Муниципалитет бинасында район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин һәм потенциаль инвестор белән ТОСЭР буенча белгечләр очрашты, дип яза муниципалитет сайты.3400
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.5800
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.5000
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.5800
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.7700
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10000
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.8700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика