Коммуналчыларга ярдәмгә компьютер килде
1061
0
0
Асия Мөхәммәтханова 17 март - халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. "Нептун" идарәче компаниясе карамагында - торак фонды. Компания хезмәткәрләре подряд оешмалары һәм халыкның арадашчысы буларак, торак йортларда яшәүчеләр белән килешү төзи һәм, халык гозерләрен дә искә алып, агымдагы елда хәл ителәсе мәсьәләләрне гамәлгә ашыруны контрольдә тота....
Асия Мөхәммәтханова
17 март - халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
"Нептун" идарәче компаниясе карамагында - торак фонды. Компания хезмәткәрләре подряд оешмалары һәм халыкның арадашчысы буларак, торак йортларда яшәүчеләр белән килешү төзи һәм, халык гозерләрен дә искә алып, агымдагы елда хәл ителәсе мәсьәләләрне гамәлгә ашыруны контрольдә тота.
"Нептун" идарәче компаниясе директоры Алмаз Искаков белдерүенчә, торак йортларда капиталь һәм агымдагы ремонт эшләрен башкару өчен подряд оешмалары - "ЖилЭнергоСервис-Менделеевск" ҖЧҖ һәм "Л.Карпов ис. химзавод" ААҖ һ. б. лар белән килешү төзелгән.

- Ремонт эшләрен, беренче чиратта, авария хәлендәге торак йортларда ясау күздә тотыла. Агымдагы елда Чоловский урамының 14 нче, Химиклар урамының 10 нчы һәм Хезмәт урамының 8 нче йортларында капиталь ремонт мартта башланды. Бүгенге көндә Хезмәт урамының 8 нче йорты подвалында кызу эш кайный. Әлеге йорт төзелүгә аз вакыт үтсә дә, биредә капиталь ремонт үткәрелә. Халык шикаятьләре күп булу сәбәпле, сафтан чыккан кайнар һәм салкын су, җылылык белән тәэмин итү системалары, түбә яңартылачак. Шулай ук йортның нигезен ныгыту, фасадны төзекләндерү, канализацияне яңарту планлаштырыла, - ди Алмаз Фәритович.
"Л.Карпов ис. химзавод" ААҖ ремонт-төзелеш идарәсенең участок начальнигы Әлфия Шәңгәрәева әйтүенчә, йортның подвалы чүп-чардан арындырылып тәртипкә китерелгән һәм вак таш белән ком катнашмасы җәелгән, ут куелган.
Мастер Илдар Гыймазетдинов хезмәткәрләр белән беррәттән җиң сызганып эшли һәм башкарыласы вазифаларны күз уңаенда тота.
Химиклар урамының 4 нче йортында агымдагы ремонт бара. Аңа штукатур-буяучылар, түбә ябучылар һәм балта осталары - барлыгы җиде кеше җәлеп ителгән. 9 катлы йортның беренче подъездында агарту һәм буяу эшләре төгәлләнгән.
Химиклар урамының 6 нчы йорты подвалында "ЖилЭнергоСервис-Менделеевск" ҖЧҖ эшчәннәре хезмәт куялар. Бригадир Эльвир Кайбешов сүзләренчә, хәзер торак йорт подваллары элеккегегә караганда чиста һәм коры. Слесарьлар Ренат Гайсин һәм лаеклы ялда булуына карамастан эшләвен дәвам итүче Равил Сибгатуллин салкын һәм кайнар су, канализация торбаларын алыштыралар.
Тукай урамының 6 нчы йорты түбәсе кардан чистартыла. Монда түбә ябучылар Анатолий Колбин һәм Денис Окисов тырыш хезмәт куялар.
Авария-диспетчерлык хезмәте (Тукай урамы, 6 нчы йорт) тәүлек дәвамында эшли. 2-41-01 телефоны тынып тормый. Шәһәр һәм авыл халкының проблемалары җитәрлек: подъездда җылылык торбасы тишелгән, йорт түбәсеннән су ага, кемнеңдер фатирында су юк һ. б. лар. Диспетчер Мария Шәймөхәммәтова төгәлсезлекләр турында һәр хәбәрне үз вакытында слесарьларга җиткерә, алар тиешле чаралар күрәләр.
Мария ханым компьютер аша йортларда күпме микъдарда су кулланылуын, су басымын контрольдә тота. Вазифаларын төгәллек белән башкара.
Халык белән эшләү зур җаваплылык, сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Әлеге һөнәр ияләренә сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын.
Эмма Панфилова фотолары


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.5500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9800
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.14200
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.15100
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12600
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.15400
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.12200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12100
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12800
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.5500
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84